-10 °С
Кар
Ил җитәкчелеге үзизоляция режимы вакытын озайтырга уйлый.
Оптимистик вариант май бәйрәмнәре узганчы озайтуны күздә тота. Бүгенгесе көндә вакытны билгеләү иң югары дәрәҗәдә тикшерелә.
Тагын бер вариант - үзизоляция режимын май урталарына кадәр озайту. Коронавирус таралу белән хәл начарайса, ял көннәре 1 июньгә кадәр озайтылырга да мөмкин. Исегезгә төшерәбез, Русия Федерациясе Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песков бу атнада илнең алдагы яшәү режимы турында карарлар көтелә диде.