Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
22 апрель 2020, 12:30

Коронавирус йоктыручылар саны 371 кешегә җиткән.

Ил буенча гомумән алганда, коронавирус 85 төбәктә дә теркәлгән.

21 апрельдә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 371 кешегә җиткән.

Бер тәүлек эчендә тагын 22 кешегә арткан. Шулай дип хәбәр итә федераль оператив штаб.

Савыгып, дәваханәдән чыгучылар саны әлегә шул ук калган: 20 кеше. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, якын арада 12 пациент дәваханәдән чыгарга тиеш. Аларның кабаттан тапшырылган анализ нәтиҗәләре көтелә.

Коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны да, шөкер, үзгәрешсез.

Русиядә соңгы тәүлектә 5642 кеше әлеге вирусны йоктырган дип ачыкланган, 427 кеше терелгән һәм 51 кеше үлгән.

Ил буенча гомумән алганда, коронавирус 85 төбәктә дә теркәлгән. Аны йоктыручылар саны 52763кә җиткән. Барлыгы 3 873 кеше терелгән.

Автор : Язгөл Сафина
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Koronavirus-yoktiruchilar-sani-yan-artti-230706/
Чыганак: www.bashinform.ru
Читайте нас: