Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
22 апрель 2020, 17:30

Яңа ашыгыч ярдәм машиналары тапшырылачак

Русиянең 67 төбәгенә коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәләренә каршы көрәшү өчен 650дән артык ашыгыч ярдәм машинасы тапшырылачак.

Русиянең 67 төбәгенә коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәләренә каршы көрәшү өчен 650дән артык ашыгыч ярдәм машинасы тапшырылачак. Автомобильләрнең беренче партиясе медицина учреждениеләренә апрель аенда ук тапшырылачак, дип хәбәр иттеләр "Ford Sollers" компаниясе матбугат хезмәтендә.

"Ford Sollers" Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы заказы буенча 653 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле тапшырачак. С класслы барлык автомобильләре "Ford Transit" базасында башкарылачак", - диелә хәбәрдә.

Компаниядә автомобильләр бик кыска вакыт эчендә медицина учреждениеләренә тапшырылачак, дип ачыклык керттеләр: беренче партия инде - апрельдә, калган машиналар май һәм июнь айларында җибәреләчәк.

"Сәламәтлек" гомумдәүләт проекты кысаларында, Русия Хөкүмәте резерв фондыннан ил төбәкләре өчен 1200 ашыгыч медицина ярдәме автомобилен сатып алуга 5,2 миллиард сум бүлгән иде. Тәэмин итүчеләр итеп өч компания сайланды: "Ford Sollers", Ульяновск автомобиль заводы (УАЗ, шулай ук "Соллерс" төркеменә керә) һәм Горький автомобиль заводы (ГАЗ, "Группа ГАЗ" предприятиесе).

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Фото: newsae.ru

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Koronaviruska-karshi-k-r-shk--ya-a-ashigich-yard-m-mashinalari-232018/

Читайте нас: