Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
22 апрель 2020, 12:00

Үзизоляция режимын үтәмәүчеләр кемнәр алар?

Үзизоляция режимын үтәмәүчеләр арасында — иң күбе чит илләрдән килгән кешеләр.

БРның Хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова адреслар буйлап йөреп чыгу нәтиҗәләрен белдерде.

Башкортстанның Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре Мәскәүдән кайтучылар яшәгән 1 940 адрес һәм Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе хезмәткәрләре һәм пациентлары яшәгән 3 238 адрес буенча йөреп чыккан. Моннан тыш, чит илләрдән кайткан кешеләр, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник авырулары булган кешеләрнең адреслары буенча йөрү дәвам итә.

Үзизоляция режимын үтәмәүчеләр арасында — иң күбе чит илләрдән килгән кешеләр.

Ленара Иванова әйтүенчә, чит илләрдән кайтучы гражданнарның 5%ы, Республика клиник дәваханәсе хезмәткәрләре һәм пациентлары арасыннан 2% (78 кеше) һәм Мәскәүдән килгән 35 кеше үзизоляция режимын үтәми. Ведомство җитәкчесе үзизоляция режимын бозучыларның исемлеге яшәү урыны буенча Роспотребнадзорга тапшырылачак һәм алга таба закон бозучыларга протоколлар төзелә, дип ассызыклады.

Читайте нас: