Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
23 апрель 2020, 18:10

68 яшьтә әни булган

Алар 43 ел дәвамында бәби алып кайтырга хыялланган

Нигериянең Лагос шәһәрендә 68 яшьлек бер хатын игезәк сабыйлар тапкан. Бу хакта Daily Mail басмасы хәбәр итә.

Маргаретт Аденуга һәм аның ире, 70 яшьлек Ноа Аденуга (Noah Adenuga), 43 ел дәвамында бәби алып кайтырга хыялланган. Хатын 4 тапкыр экстракорпораль аталандыру процедурасын да үткән, тик аның соңгысы гына уңышлы булып чыккан.

Йөклелекнең 37 атнасында табиблар Маргареттка кесарев кисеме ясый. Дөньяга ике сабый – малай белән кыз – туа. Бәхетле ана да, аның балалары да исән-сау, дип язалар мәгълүмат чаралары.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/68-yashend-igez-kl-r-tapkan-234391/
Чыганак: Lenta.ru
Читайте нас: