Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
23 апрель 2020, 11:15

КЕМДӘ - НӘРСӘ, Ә БЕЗДӘ - ТУЙ!

Уфалылар Вахит һәм Лилия үзизоляция вакытында туй үткәргәннәр.

Уфалылар Вахит һәм Лилия үзизоляция вакытында туй үткәргәннәр.

Тыйнак итеп уздырылган туйны смартфон экраннары аша туганнары да күзәткән, яшьләргә матур теләкләрен җиткергәннәр, бүләкләрен дә онлайн форматта җибәргәннәр.

Туйның кунакларына алып баручы флешмоб үткәргән. Җиңүчеләргә яшьләрдән бүләк — токмач һәм бәдрәф кәгазе. Җиңелүчеләр битлектән утырырга мәҗбүр булган. Хәтта булачак сабыйларына дип, акча да җыйганнар, малай өчен кияү картасына, кыз өчен кәләш картасына, игезәкләр тууын теләүчеләр алып баручының картасына акча җибәрергә тиеш булган, дип яза "Интертат".

"Үзизоляция шулай итә ул", - дип көлгән инстачылар.

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: