Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
23 апрель 2020, 11:40

МЕДИКЛАРГА МАХСУС КОСТЮМНАР

Башкортстан белән партнерлык кысаларында СИБУР компаниясе Уфаның 18нче шәһәр клиник дәваханәсенең, Благовещен үзәк район дәваханәсенең медицина персоналы өчен таләп ителгәнчә берничә мең данә эпидемиология комплектлары юнәлткән.

Башкортстан белән партнерлык кысаларында СИБУР компаниясе Уфаның 18нче шәһәр клиник дәваханәсенең, Благовещен үзәк район дәваханәсенең медицина персоналы өчен таләп ителгәнчә берничә мең данә эпидемиология комплектлары юнәлткән.

Комплектларның нигезен Русия масштабында 40 меңнән артык махсус костюмнар тәшкил итә. Комбинезоннар полимер материалдан эшләнгән, тиешле саклау дәрәҗәсе белән тәэмин ителгән.
– Бүген медикларны саклану белән тәэмин итү мөһим, чөнки алар коронавирус инфекциясе йоктыру хәвефе шартларында эшли һәм авырулар белән бәйләнешкә кергәндә дә максималь хәвефсезлек зонасында калырга тиешләр, – дип билгели 18нче дәваханәнең медицина юнәлеше буенча баш табиб урынбасары Владислав Голубятников. – Саклаучы костюмнар – коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау һәм алгы сызыкта булганнарны саклау өчен медицина персоналының мөһим атрибуты, алар беркайчан да аз булмый.
Кризиска каршы ярдәм күрсәтүдән тыш, СИБУР “Яхшы эшләр формуласы” социаль инвестицияләр программасын тормышка ашыруны тулы күләмдә дәвам итә. Партнерлар һәм грант алучылар белән берлектә компания 2020 ел проектларын трансформацияләү өстендә эшли, оештыручыларның һәм аудиториянең хәвефсезлек таләләрен искә алып, аларны тормышка ашыруны югары дәрәҗәдә тәэмин итүне оештыра.

Автор: Ләйсән Якупова

Фото: nbnews.com.ua

Читайте нас: