Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
23 апрель 2020, 13:25

УЛ ДА "ӘНИ" ИСЕМЕН ЙӨРТӘ ИНДЕ...

Новороссийск шәһәрендә бер фатирда алты яшьлек маугли-бала табылган. Ул кыйналып беткән, бик куркак була.

Алты ел дәвамында бу бала табибларга да күренмәгән, балалар бакчасында да булмаган. Социаль хезмәтләр аның хәлен ни сәбәпле бер тапкыр да белешмәгәнлеген хокук саклаучылар ачыклый.

Новороссийск шәһәрендә бер фатирда алты яшьлек маугли-бала табылган. Ул кыйналып беткән, бик куркак була. Мескен сабыйны очраклы рәвештә генә күршеләре тапкан, дип яза " Интертат".

Малай анасы белән яшәгән фатирны су баса, су күршеләргә дә төшә. Күршеләр ишек шакый. Ачучы булмагач, алар полиция чакыра һәм ишекне ватып керәләр. Фатирга кергәч, күршеләр коточкыч хәл күрә. Шакшы унитаздан сасы су ага, аның тирәли әйберләр йөзеп йөри. Ярымшәрә баланы башта күрмиләр, ул бер почмакка кереп поскан. Ул трусиктан гына була. Ашыгыч ярдәм табиблары килгәнче күршеләре баланы ашаткан, җылы итеп киендергән.

Чүп-чар белән тулы фатирда ялгызы утырган баланың тәнендә күгәргән, яраланган урыннар була. Баланың исеме Женя булуы ачыклана, аның тәнендә бер исән урын булмый.

Баланың анасы Валентина исемле. Алар бу фатирда инде берничә ел яши, хатын эшләми, кешеләр биргән ярдәм хисабына көн итә. Баланың атасын моңа кадәр күрүче булмаган, аның маршруткада эшләве билгеле. Хәзер ул малайны тәрбиягә алырга теләк белдергән.

Бу хатын баласын урамга да сирәк кенә алып чыккан. Үзе исә кунакка йөрергә бик ярата. «Валя сәеррәк. Сәгатьләр буе кунакта йөри, баласын искә дә алмый. Бик аралашучан, үз акылында түгел кебек», — дигән күршеләре.

Бу хәл буенча җинаять эше ачылган.

Автор: Резеда Галикәева

Фото: nvrskinfo.ru

Читайте нас: