Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
24 апрель 2020, 18:00

АЛГЫ СЫЗЫКТАГЫЛАРГА ЯРДӘМ ИТИК

Социаль хезмәткәрләр аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Нәкъ алар хәвеф төркемендәге кешеләр белән тыгыз бәйләнештә торып, аларга азык-төлек һәм дарулар кайтара. Әмма алар эш урыннарын ташламый, ярдәм итүләрен дәвам итә.

Оешмалар коллективларына һәм изге күңелле кешеләргә оператив ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең изгелегегез, игътибарыгыз, шушы катлаулы вакытта проблемаларны чишәргә вакыт һәм көч табып, битараф булмаганыгыз мактауга лаек. Бу “Башпекарь” җәмгыяте (Азамат Салават улы Әхмәтҗанов), “Магнат” җәмгыяте (Роберт Раил улы Хисамов), “Башпотребсоюзның Стәрлетамак районара сәүдә базасы” берләшмәсе (Рөстәм Фәрит улы Шәмсетдинов), район Советы депутаты Руслан Шәфкит улы Харрасов, шәхси эшкуар, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Юлия Биктимер кызы Галиуллина, шәхси эшкуар Евгений Игоревич Анохин.

Социаль хезмәткәрләр аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Нәкъ алар хәвеф төркемендәге кешеләр белән тыгыз бәйләнештә торып, аларга азык-төлек һәм дарулар кайтара. Әмма алар эш урыннарын ташламый, ярдәм итүләрен дәвам итә.

Коронавирус инфекциясе белән көрәштә алгы сызыкта булган медицина һәм социаль хезмәтләргә ярдәм итик: җылы сүз, елмаюбыз, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклавыбыз һәм, иң мөһиме, өйдә калуыбыз белән. Бүген торак-коммуналь хуҗалык, сәүдә, хөкүмәт һәм муниципаль структуралар хезмәткәрләре дә алгы сызыкта.

“Изге эшләр” проектына кушылып, Стәрлетамак район мәдәният сарае яхшы үрнәк күрсәтә. Аның хезмәткәрләре дәвалау учреждениеләренә медицина битлекләре тегү белән шөгыльләнә.

Хәйрия флешмобына кушылырга чакырабыз. Шулай, Башкортстанда #Время Героев хәрәкәте республикабызның төрле почмакларында изге инициативалар турында тарихлар флешмобын җибәрде. Иң яхшы очраклар һәм видеолар бастырылачак.

Читайте нас: