Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
24 апрель 2020, 17:00

АВЫЛ БИЛӘМӘСЕ БАШЛЫГЫНЫҢ МӘШӘКАТЬЛӘРЕ ҺӘМ ШАТЛЫКЛАРЫ

Гәзит укучыларны авыл биләмәләре тормыш эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итеп, Урындагы үзидарә көне алдыннан без районның иң зур муниципаль берәмлекләренең берсе - 12 торак пунктны берләштергән Первомайский авыл биләмәсенә юл тоттык.

Гәзит укучыларны авыл биләмәләре тормыш эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итеп, Урындагы үзидарә көне алдыннан без районның иң зур муниципаль берәмлекләренең берсе - 12 торак пунктны берләштергән Первомайский авыл биләмәсенә юл тоттык.

Авыл хакимиятенең елның теләсә кайсы вакытында да эше бихисап. Аеруча яз көне территорияләрне төзекләндерү беренче планга чыкканда эшләре күп була. Авыл биләмәләре хакимиятьләре эшчәнлегендә мөһим урын биләгән бурычлар - авылны матурлау, аны яшәү өчен уңайлы итү, төзекләндерү. Бу юнәлештә бүген нәрсәләр хәл ителә? Перспективага нинди бурычлар куела? Бүген авыл ничек яши? Бу һәм башка бик күп мәсьәләләр турында без Первомайский авыл биләмәсе башлыгы М.Г.МАКАРЕНКО белән сөйләшәбез:

-Биләмә чикләрендә урнашкан яшәү пунктлары территорияләрен төзекләндерү белән ел саен шөгыльләнәбез. Бу бер көндә, хәтта бер елда да тәмамлана торган эш түгел. Традиция буенча, яз җитү белән территорияләрне - урамнарны, юл читләрен кыш буе быелган чүп-чардан, үткән елгы яфраклардан тазартабыз. Җәй көне даими үләннәрне чабабыз, кирәкмәгән агач-куакларны кисәбез. Барлык бу эшләрдә безнең хакимият коллективы да катнаша. Үзебезнең үрнәктә авыл халкын йортлары тирәсендә, бакчаларында, йорт яны участокларында, җәмәгать урыннарында тәртип булдырырга кызыксындырырга тырышабыз. Бу эштә биләмә территориясендә урнашкан учреждениеләр коллективлары зур ярдәм күрсәтә. Дергачевка авылында паркта зур эш башладык. Агачларын кистек, иске коймасын сүттек, аның урынына евроштакетниктан ихата тота башладык. Барлык эшләрне читтән кеше җәлеп итми үз көчебез белән башкаруыбызны билгеләп үтәсе килә.

Үткән ел Красноармейская авылында бер гектар ихаталанган мәйданда нарат һәм миләш утырттык, арытабан биредә ял урыны булдырырга ниятлибез. Дергачевка авылында - мәктәп, Первомайскийда стадион янында агачлар утырттык. Якташ яугирләр һәйкәле янында зәңгәр чыршылар утырттык. Абдрахман авылында 2018 елда ук яшь каен, пирамида сыман тирәк һәм миләш утырткан идек. Территорияләрне яшелләндерү буенча эшне арытабан да дәвам итәчәкбез. Киләчәктә Кузьминовкада һәм Первомайскийда берәр гектар мәйданга агач утыртуны планлаштырабыз.

- Урамнар яктылыгы, юллар торышы - бу мәсьәләләр күпләрне борчыйдыр, мөгаен. Сезнең авыл биләмәсендә болар ничек хәл ителә?

- Юлларны ремонтлау безнең авыл биләмәсе өчен дә көнүзәк. Кулдан килгәнчә без аларны хәл итәргә тырышабыз, һәм бу юнәлештә эшләр ел саен алып барыла. Үткән ел Абдрахман авылы урамнарына вак таш салынды. Быел Дергачевка авылында Бакча урамында юлга вак таш салу планлаштырыла. Шулай ук Кузьминовкада юллардагы чокыр-чакырларын ремонтлаячакбыз. Кызганычка, барысына да акча җиткереп булмый, безнең биләмә территориясе зур һәм юллар да озын.

Урамнарны яктыртуга килгәндә исә, барлык яшәү пунктларында да яктырткычлар урнаштырылган. 2019 елда өстәмә рәвештә 20 яктырткыч куелды. Арытабан иске яктырткычларны яңаларына алыштырырга ниятлибез.

Су белән тәэмин итү мәсьәләсе бездә кискен проблема булып тора. Суүткәргечләр тузган, шуңа күрә әле тегендә, әле монда торба тишелә. Үзебездә идарә итүче компания булмаганлыктан, аны үз көчләребез белән ремонтларга туры килә. Бу аерым финанс чыгымнар таләп итә, билгеле. Әмма кешеләрне сусыз да яшәтеп булмый. Үткән ел авыл биләмәсе бюджеты исәбенә Бәгәнәш, Красноармейская, Матвеевка авылларында насосларын алмаштырып өч скважинаны, Первомайский авылында Мәктәп урамында суүткәргечне ремонтладык. Быел Первомайский авылында бер скважинаны ремонтладык та инде, әле бу эш Химиклар урамында башкарыла.

-Соңгы вакытта төзекләндерү юнәлешендә тагын нинди мәсьәләләр хәл ителде?

- Территорияләрне төзекләндерү кысаларында төрле программаларда катнашу нәтиҗәсендә күп нәрсәләр башкарылды. Үткән елда «Башкорт ихаталары» республика программасы буенча Первомайский авылында Бакча урамындагы күпфатирлы йорт яны территориясе төзекләндерелде. Биредә шулай ук имгәнүдән саклаучы махсус катламлы, хәвефсезлек таләпләренә җавап бирә торган, сертификацияләнгән уен элементлары булган балалар өчен ял итү мәйданчыгы җиһазландырылды.

Капиталь ремонт төбәк операторы линиясе буенча Первомайскийдагы биш күпфатирлы йортның түбәсенә капиталь ремонт ясалды, моннан тыш, шуларның дүртесендә электр үткәргечләр алмаштырылды. Быел Бакча урамындагы 15 санлы йорт подъездларын ремонтлау да планга кертелгән.

Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу нәтиҗәсендә Дергачёвка мәктәбендә иске тәрәзәләр пластикка алмаштырылды. Бу юлы Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен халык авыл мәдәният йорты бинасын ремонтлау проектын тәкъдим итте.

2019 елда «Бердәм Русия» Бөтенрусия сәяси партиясенең «Тәгаен эшләр» проекты буенча Первомайский авылында Бөек Ватан сугышында катнашканнарга гранит һәйкәл эшләнде һәм урнаштырылды (фотода). Бу эшләрне башкаруга акчаның бер өлеше авыл биләмәсе бюджетыннан бүленде. Быел «Тәгаен эшләр» проекты кысаларында Дергачевкадагы яугир-якташларыбыз һәйкәлен реконструкцияләүгә керештеләр. Һәйкәл гранит белән бизәләчәк, аның янәшәсендә – яу кырында һәлак булган һәм җиңү белән кайтканнарның исемнәре язылган гранит плитәләр куелачак. Реконструкцияне 9 майга тәмамлау планлаштырыла.

Берничә ел элек «Тәгаен эшләр» проекты буенча Первомайскийда хоккей тартмасы җиһазландырылды, авыл мәдәният йортында яктырту һәм җылылык системасы ремонтланды.

Шатлык белән дә уртаклашмый булмый: узган ел ахырында без ике МТЗ-82 тракторына (фотода) ия булдык. Берсен БР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы линиясе буенча, икенчесен урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу аркасында алдык. Техниканы тәҗрибәле механизаторлар Александр Пальчик һәм Рәфис Хуҗиәхмәтовка тапшырдык. «Чананы - җәй, ә арбаны кыш әзерлә» дигән халык мәкаленә ияреп, кыш көне үк тракторларга печән чапкычлар, калак (отвал), шулай ук йөк төягеч һәм тагылма арбалар сатып алдык. Безнең авыл биләмәсе өчен үз техникабыз булу - зур ярдәм. Кышын кар чистартуны тулысынча үз көчебез белән башкарып чыктык. Сүз уңаеннан, бездә язгы-җәйге чорда да техникага эш күп.

Бүгенге көндә безнең авыл биләмәсендә капчыкларга чүп-чар җыю һәм аны атнасына бер тапкыр чыгару эше оештырылды. Киләчәктә аларга контейнерлар урнаштыру өчен мәйданчыклар җиһазландырылачак. Бу максатларда 13 контейнер сатып алынган инде, алар барлыгы 50дән артык булачак.

Безнең авыл биләмәсе территориясендә 15 зират бар. Ел саен аларда санитар җыештыру үткәрәбез, кирәк булганда ихаталарны ремонтлыйбыз. Барлык зиратлар да тәртиптә, койма белән әйләндереп алынган, күбесе - профнастилдан. Зиратларны тиешле тәртиптә тоту эшендә авылның битараф булмаган барлык кешеләре катнаша.

- Сезнең авыл биләмәсендә Яшәү пунктлары эстетикасы елында нинди эшләр планлаштырылган?

- Әйткәнемчә, бу җәмәгать территорияләрендә коймаларны алыштыру. Шулай ук халыкка үз ихаталарын тәртипкә китерү үтенече белән мөрәҗәгать итәбез.

Шунысы куанычлы, күбесе эшкә керешкән инде. Кызганычка каршы, авыл биләмәсе территориясендә ташландык объектлар да бар. Шул ук вакытта, элеккеге училищеның ярым җимерек буш биналары, ташландык хуҗалык объектлары авылның тышкы кыяфәтен бозып кына калмый, халык өчен дә куркыныч тудыра. Еш кына алар балаларның уен урынына әверелә, бу аларның гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Бу мәсьәлә өстендә эшләргә, кирәк.

Янгыннан иминлек буенча да эш алып барыла: халыкка белешмәлекләр таратыла, инструктажлар үткәрелә, аерым категория гражданнарга янгын “хәбәрчеләре” урнаштырылды.

Авыл биләмәсендә бәйрәмнәргә чаралар үткәрү, өлкән яшьтәге һәм гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде.

Хәзерге вакытта коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча зур эш алып барыла. Авыл биләмәсе территориясендә социаль объектларны һәм урамнарны дезинфекцияләү эше үткәрелде. Атнага ике тапкыр күп фатирлы йортларның подъездларын һәм балалар мәйданчыкларын дезинфекциялибез. Вакыт-вакыт халыкка үзизоляция режимын үтәү кирәклеге турында хәбәр итәбез. Халык арасында аңлату эшләре алып барыла. Коронавирус йогышын профилактикалауның барлык чараларын, шул исәптән авыл биләмәсе хакимияте бинасында да тайпылышсыз үтәргә тырышабыз.

- Авыл биләмәсе башлыгы булу - җаваплы эш. Кем сезгә ярдәм итә?

- Авыл биләмәсе башлыгы булып мин 2007 елдан бирле эшлим. Әйе, бу бик зур җаваплылык һәм эшнең колачы да киң. Әмма эшсез үземне күз алдына да китерә алмыйм,

ә авырлыклар безне тәрбияли генә. Халык өчен һәм кешеләр белән эшләү теләге ярдәм итә миңа.

Безнең авыл хакимиятендә минем белән бергә дүрт белгеч эшли. Коллективыбыз тату, барлык эшләрне дә бергә башкарабыз. Территорияләрне төзекләндерү, үстерү буенча күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә район Хакимиятенең һәрьяклы ярдәменә таянабыз. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә авыл биләмәсе Советы депутатлары һәм халык белән эшләүдә бәйләүче буын булган аксакаллар мөһим роль уйный. Алар арасында депутатлар М.Т.Шәриповны (Бәгәнәш авылы), Р.Н. Тошеваны (Первомайский), П.В.Петровны (Матвеевка), М. А.Пугачевны (Дергачевка) билгеләп үтәсе килә. Шулай ук авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе М.М.Ногманов, авыл биләмәсе аксакаллары советы рәисе Р.Ф.Рамазанов ярдәм итә.

Билгеле булганча, эш күмәкне ярата, шуңа күрә авыл биләмәсенең мөһим проблемаларын һәм бурычларын хәл итү өчен бергәләп эшләргә тырышабыз. Бары тик тыгыз хезмәттәшлектә, халык белән диалогта гына уңай үзгәрешләргә ирешергә, киләчәккә планнар корырга мөмкин.

Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне Урындагы үзидарә көне белән котлыйм. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм эшегездә уңышлар телим!

Г.ТИМЕРБАЕВА әзерләде.

Автор фотолары.

Читайте нас: