Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
24 апрель 2020, 15:30

АВЫЛНЫ БЕРГӘЛӘП ТӨЗЕКЛӘНДЕРИК

Октябрь авылында төзекләндерү буенча эшләрнең ничек баруы турында без Октябрь авыл биләмәсе Советының хатын-кызлар советы рәисе, балалар бакчасы мөдире Валентина Семеновна БАБИНА белән әңгәмәләштек.

Октябрь авылында төзекләндерү буенча эшләрнең ничек баруы турында без Октябрь авыл биләмәсе Советының хатын-кызлар советы рәисе, балалар бакчасы мөдире Валентина Семеновна БАБИНА белән әңгәмәләштек.

- Эстетика елы кысаларында Октябрь авылында нинди чаралар узды?

- Һәр сишәмбе учреждениеләр җитәкчеләре, старосталар һәм актив гражданнар өчен авыл Советында оператив киңәшмә үтә, анда гомум эш планы билгеләнә һәм җаваплылар тәгаенләнә. Аннары аерым оешмалар эчендә хезмәткәрләр чаралар планлаштыра һәм аларны гамәлгә ашыра. Атап әйткәндә, балалар бакчасында без участокны планлаштырабыз, метеомәйданчыкны җиһазландырабыз. Быел сюжетлы түтәлләр булдырачакбыз. Мәсәлән, “Гномнарда кунакта”, “Күл буенда”, “Матрёшка йорты”. Безнең авыл биләмәсендә даими шимбә өмәләре үтә. Балалар бакчасы хезмәткәрләре учреждение территориясендә, шулай ук үзебезгә беркетелгән урында өч шимбә өмәсе үткәрде. Шулай ук авыл халкы, оешмалар хезмәткәләре һәм волонтёрлар “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында агач утырта. Үткән елның язына Октябрь авылында Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыяте ярдәмендә яшел һәм зәңгәр чыршылардан “Дан аллеясы”на нигез салынды, көз көне очлы яфраклы чаганнан “Укучылар аллеясы” булдырылды, паркта периметр буйлап пирамида сыман тирәк, шулай ук бер гектар яшь нарат утыртылды. Бу юнәлештә эш уңышлы дәвам итә. Моннан тыш, авылның битараф булмаган халкы урман паркы территориясендә шимбә өмәләрендә катнаша.

-Әле эш нәтиҗәләрен әйтеп буламы?

- Төнлә баганаларда ут яна. Авылның һәр кешесе йортында гына түгел, ә аннан читтә дә тәртип булдырырга кирәклекне белә. Урамнар тазарып калды. Балалар бакчасы тирәсендә балалар урам аша курыкмый чыксын, әти-әниләре дә кайгырып тормасын өчен “лежачий” полицейскийлар салынган. Быел обелиск янында парк һәм территорияләрне төзекләндерү буенча эшләр башкарылды. Яр буе урамына агымдагы ремонт ясалачак. Дәүләт программалары кысаларында Маннанов урамына юл салыначак. Быел “Башкорт ихаталары” программасы буенча күпфатирлы бер йортның ихатасы төзекләндерелде. Янгын куркынычы тудырган иске һәм законсыз төзелгән каралтыларны сүтү мәсьәләсе хәл ителә. Чишмәләрне тазарту традициягә керде. Әмма буаны һәм аның ярын тазарту авыл биләмәсе халкы өчен шатлыклы хәбәр булды. Бу эш быел башкарылачак.

-Шимбә өмәләрен үткәрүнең күпьеллык тарихы бар. 10-12 ел элек булган шимбә өмәләреннән хәзергесе нәрсә белән аерыла?

- Әлеге вакытта чүп-чарны үзәкләштерелгән түгү оештырылган. Авыл биләмәсе территориясендә чүп савытлары, контейнерлар куелган. Тирә-як күпкә чистарды. Әле кайчан гына авыл читендә зур чүплек була торган иде. Хәзер халык чүп-чарны үзе түкми, йорт яннарында яндырмый, шулай итеп янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үти. Чүп-чар һәр атнаны үзәкләштерелгән рәвештә чыгарыла. Бу уңайлыклар түләүле булганлыктан, кешеләр аны тулысынча кулланырга тырыша. Безнең авылда иң төзекләндерелгән учреждение, күпфатирлы һәм шәхси йортка конкурслар үткәрү традициягә кереп бара.

Соңгы конкурсның йомгаклары буенча балалар бакчасы учреждениеләр арасында беренче урынны алды. Быел да шундый конкурс үткәрү планлаштырыла.

- Төзекләндерү буенча чаралар үткәргәндә инициативалы авыл халкына нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде?

- Авыл халкы олыгая, шул аерым кыенлыклар тудыра. Еш кына кешеләр үз өйләре янында гына җыештыруны кулай күрә. Безнең авылны төзекләндерү эшендә учреждение хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, волонтёрлар һәм битараф булмаган кешеләр катнаша.

- Ничек итеп кешедә үзенең әйләнә-тирәсенә җаваплы һәм сакчыл караш тәрбияләргә?

- Моны гаиләдән башлап, балалар бакчасыннан һәм мәктәптән үк тәрбияләргә кирәк. Әгәр кеше балачактан матурлыкка, пөхтәлеккә, төзеклеккә күнексә, ул үскәч тә үзенең өен шул тәртиптә тотарга омтылачак. Һәм бу традицияләрне ул үзенең булачак гаиләсенә алып киләчәк, балаларына тапшырачак. Шуңа күрә, мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясен кайтару максатка ярашлы булыр дип уйлыйм.

Туган авылыбызның матурлыгы – безнең кулларда. 25 апрельдә республикада “Яшел Башкортстан” акциясе үтәчәк. Агач утырту – яшәү пунктлары эстетикасына тагын бер адым.

Н. СТУКАЛОВА әңгәмәләште.

Читайте нас: