Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
24 апрель 2020, 15:15

COVID-19ны БАШКАЛАРГА ЙОКТЫРМА!

Коронавирус тирәли ыгы-зыгы кимеми, һәр көнне фронттан килгән кебек инфекция таралу географиясе киңәюе турында хәбәрләр килеп тора. 17 апрельдә төбәк Башлыгының 2020 ел 18 марттан «Югары әзерлекне арттыру турында» гы указына өстәмәләр кертелде, аларга ярашлы, республика территориясендә инфекция куркынычын киметү буенча чаралар күпкә көчәйтелде.

Коронавирус тирәли ыгы-зыгы кимеми, һәр көнне фронттан килгән кебек инфекция таралу географиясе киңәюе турында хәбәрләр килеп тора. 17 апрельдә төбәк Башлыгының 2020 ел 18 марттан «Югары әзерлекне арттыру турында» гы указына өстәмәләр кертелде, аларга ярашлы, республика территориясендә инфекция куркынычын киметү буенча чаралар күпкә көчәйтелде.

Медицина белән беррәттән, коммуналь транспорт һәм башка тормышны тәэмин итүче хезмәтләр белән бу авыруның йогу куркынычы чорында Стәрлетамак районара ветеринария станциясе дә хәл итә. Халык үзизоляциядә чакта, аның хезмәткәрләре район территориясен күренми торган дошман-коронавирустан саклый. Муниципалитетта социаль объектларны, парк зоналарын, тротуарларны, йорт территорияләрен, күпфатирлы йортлар подъездларын дезинфекция чаралары белән эшкәртәләр. Чарада булган барлык махсуслаштырылган техника, кешеләр катнаша. Халыкны коронавирус таралудан саклау буенча районара ветстанция хезмәткәрләре Г. Г. Яубасаров һәм М. В. Фәхретдинов көн саен үзләренең вахтасын башкара. Кайнар томан һәм ранецлы “Штиль” мотосиптергече генераторлары ярдәмендә киң тәэсирле “Ган”, “Вироцид”, “Кемицид” эремәләре белән алар расланган графикка ярашлы районның барлык авыл биләмәләрендәге мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, чиркәүләр, мәчетләр биналарын дезинфекцияли. Транспорт тукталышы һәм аның тирә-яклары өч ГАЗ-53 (ДУК) автомобиленә корылган Комаров дезинфекция җайланмалары белән эшкәртелә. Анда 3%лы каустик содасы эремәсе дә кулланыла. Бу эшне ДУК водителе М.М.Усманов намуслы башкара.

Районда яңа коронавируслы инфекция таралуга каршы көрәштә шәһәр халкы да ярдәм итә. Юлларны, мәйданнарны, юлларны эшкәртергә дезэретмә өчен сыешлык белән җиһазландырылган КамАЗ автомобиле яшәү пунктларына даими бара.

-Бер көн эчендә ветстанция белгечләре күпме җир эшкәртә ала һәм кулланылган чаралар нәтиҗәлеме?

-Дезинфекция эшләре Хакимияте башлыгы раслаган графикка ярашлы, апрельнең беренче көннәреннән үк башланды, - диде ветстанциянең эпизоотиягә каршы отряды начальнигы Г.Г. Яубасаров. – Бер көндә без 400 мең квадрат метрдан ашу мәйдан эшкәртәбез.

Әлеге вакытка барлык авыл биләмәләре территорияләре һәм объектларына дезинфекция ясалган. Безгә авыл биләмәләре башлыклары актив булышлык итә - бу эшкәртүнең ни өчен кирәклеге турында халык белән аңлату эшләре алып бара, дезинфекция урыннарына озатып куялар. Рощинский, Краснояр, Усылы, Наумовка, Аючы һәм башка бик күп авыл Советлары башлыкларына аңлап караганнары һәм ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт әйтәсе килә.

Эшкәртү өчен 4 класс хәвефле яңа буын дезинфектантлары файдаланыла, ягъни аларның кешегә яки малларга зыяны юк. Моннан тыш, бу препаратлар коррозиягә китерми, пластик, резина, агачны бозмый, тукыманың төсен үзгәртми, органик кушылмалар ясамый, юу сыйфатына ия һәм нинди дә нисбәттә су белән яхшы кушыла. Бу препаратларның тәэсире 30 тәүлеккә җитә. Су эремәсе микропленка ясый, ул эшкәртүче өслекләрдә озак вакыт саклана.

Эшләүче оешмалар хезмәткәрләрен авыруны йоктырудан саклау өчен шулай ук өстәмә хәвефсезлек чаралары күрергә кирәк. Районара ветстанция офисы урнашкан бинада без моның ничек башкарылуын күрдек. Биредә кергән урында бәйләнешсез генә тән температурасын үлчи торган фильтр бар һәм һәр кергән кешенең кулларын антисептик белән эшкәртәләр. Барлык хезмәткәрләр битлекләрдә һәм перчаткаларда, бирегә килүчеләргә дә шундый ук таләпләр. Биналарны көн саен дезинфекция чаралары белән юалар, һәр 2-3 сәгать саен ишек, баскыч тоткалары, өстәл өсләре сөртелә, һавада бактериоцид нурландыргыч кулланыла.

Дезинфекцияләү буенча киеренке эш белән беррәттән ветстанция коллективы район территориясендә малларда йогышлы һәм аеруча куркыныч авыруларны булдырмау өчен язгы планлы профилактик чараларны оештыра. Бу максатларда көтү чыкканчы сыер маллары туберкулез, бруцеллёз, лейкоз авыруларына тикшерелә һәм аларга төрле йогышлы авырулар – себер язвасы, эмкара һәм башкаларга каршы вакцина ясала. Коронавируска бәйле, мал асраган шәхси ихата хуҗалары бу мөһим эшкә тагын да зуррак игътибар бирергә тиеш.

Шунысы мәгълүм, авыруны аңа битарафлык тарата. Һәр кеше белгечләр тәкъдимнәренә колак салмый торып, хәлләр яхшы якка үзгәрмәячәк. Куркырга кирәкми. Өегездә утырыгыз: бу мәкерле авыруга каршы көрәштә сез ялгыз түгел, һәрдаим сезнең саулыкны һәм иминлекне кайгыртучылар да сезнең белән.

Бары тик бердәм көч белән пандемияне туктатырбыз.

Басмага Стәрлетамак район

ветстанциясе мәгълүмате буенча Л.ПЫЛАЕВА әзерләде.

Читайте нас: