Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
24 апрель 2020, 11:15

ИЗГЕ РАМАЗАН АЕ БЕЛӘН!

Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, шәфкате һәм мәрхәмәте булсын!

Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, шәфкате һәм мәрхәмәте булсын!

Яңа календарь буенча 610 елның нәкъ Рамазан аеннан изге Коръәннең җирдәге тарихы башланган. Һәм менә анда Раббыбыз Аллаһ әйткән: ”Кем бу айны каршылаган, аны уразада үткәрсен”.

Бу бөек айны нәрсәдән башлау хәерлерәк? Аллаһы Тәгалә нәрсә ди? “Ий мөселманнар, Аллаһ каршында ихлас тәүбә итегез”.

Рамазан аенда ураза тотыгыз, догалар укыгыз. Рамазан ае уразасы шуннан тора да инде: көндез ураза һәм намаз, һәм алар арасындагы гыйбадәттә Коръән уку һәм Аллаһы Тәгаләне зикер итү.

Ураза ул – корсакның ач торуы гына түгел, ишетү, күрү һәм йөрәк уразасы да. Алар барысы да ураза тота: ишетү уразасы – тыелган сүзләрдән, низаглардан, мавыгулардан, музыка һәм җырлар тыңлаудан, шулай ук нахак сүзләрдән һәм гайбәттән. Күз уразасы карашны Аллаһ тыйганнардан саклый – хатын-кызга, тыелган сүрәтләр һәм тамашалар күрсәткән экраннарга караудан тыя. Шулай ук йөрәк кирәкмәгән уйлардан, теләкләрдән арына. Ул Аллаһыны искә алу һәм Аллаһының кодрәте турында уйланулар белән мәшгүль. Ураза ул - әдәплелек, тыйнаклык һәм үзеңдә игелеклелек, яхшы холык тәрбияләү.

Бу ай безнең һәркайсыбыз өчен изге һәм борчулы хәбәрләр алып килә. Чираттагы елның үтүе үзе үк күңелләрдә сагыш уята, ул беркайчан да кире әйләнеп кайтмаячак. Ә Рамазан аеның кабат килүе шатлыклы вакыйга, әлбәттә. Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) сәхабәләре исә изге ай килүгә ярты ел кала бу турыда уйлана башлаганнар һәм үзләренең догаларында Аллаһыдан Рамазан аена җиткерүен сораганнар. Ә без, кызганычка каршы, хәзер генә искә төшерәбез.

Ни өчен сәхабәләр Аллаһыдан шулай алдан сорый башлаганнар соң? Аларга бер атна яки бер көн җитмәде микәнни? Алар бу айның бәрәкәтен аңлаганнар, чөнки бу айда Аллаһының рәхмәте төшә, Җәннәт капкалары ачыла һәм Тәмугъ ишекләре ябыла.

Шушы көннәрдә, ягъни 24 апрельдә, без изге Рамазанны – тәүбә итү һәм гөнаһлардан ярлыкау аен каршылыйбыз. Бу ай – Аллаһының рәхиме һәм бүләге.

Әйе, әлеге вакытта куркыныч чор кичерәбез: гади күзгә күренмәгән коронавирус бөтен дөньяны тезләндерде, ләкин тормыш, Аллаһының законнары дәвам итә, һәркем Аның алдындагы үзенең бурычын үтәргә тиеш.

23 апрельдә беренче төнге намаз (тәрәвих), ул 22 сәгать 31 минутта башлана. Кызганычка каршы, быел бу намазны һәркем өендә укырга тиеш, чөнки без барыбыз да үзизоляциядәбез.

Үзизоляция мәҗбүри, ләкин үзебезне һәм якыннарыбызны куркыныч чирдән саклау өчен кирәкле чара. Һәркем үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.

Карантин режимын саклауны без Пәйгамбәребез (с.г.в.с) хәдисләрендә дә күрәбез. Ул (с.г.в.с.): “халыклар авырган җиргә барырга һәм аны таратмас өчен бу урыннан китәргә дә ярамый”, дигән. Тарихтан белүебезчә, карантинда булу эпидемиядән коткарып калган. Шулай бер идарәче, чумадан котылу өчен үзенең халкына бер-берсе белән аралашуны киметеп, тауларга, урманнарга китәргә кушкан. Һәм моның ярдәме тигән, чир чигенгән.

Үзегезнең вакытыгызны баш иеп гыйбадәт кылуга, тәүбә итүгә һәм чисталык һәм әхлаклелек үрнәге булган шәригать кануннарын үтәүгә багышлагыз.

Уразаның беренче көне 24 апрельдә башлана. Сәхәр ашау 3 сәгать 51 минутта тәмамлана?

Аллаһыбыз безнең ниятләребезне, догаларыбызны һәм уразабызны кабул итсен, җәһәннәм утыннан сакласын иде.

Ихтирам һәм изге догалар белән Ришад хәзрәт

Читайте нас: