Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
24 апрель 2020, 12:00

Коронавирус таралуның яңартылган статистикасы

Кичә үткән оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин төбәктә коронавирус таралуның яңартылган статистикасын җиткерде.

Кичә үткән оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин төбәктә коронавирус таралуның яңартылган статистикасын җиткерде.

— Җентекле күзәтү астында 1309 кеше, алар — авыру таралган территорияләрдән кайткан республика гражданнары, һәм аларда ОРВИ клиникасы күзәтелә. Уфа обсерваторында 97 кеше бар, шуларның 22се - балигъ булмаган балалар,— диде ул.

Министр ассызыклавынча, төбәктә 23 апрельгә 2659 койка җәелдерелгән, шуларның 400е үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппараты белән җиһазландырылган. Төбәктә коронавирус белән авыручыларның гомум саны 422 кешегә җиткән, 14 кеше һәлак булган.

Узган тәүлектә СОVID-19 инфекциясе йоктырган 26 яңа авыру теркәлгән, шул ук чорда 28 кеше савыккан.

— Ягъни бездә сәламәтләнүчеләр саны 2 пациентка күбрәк, — диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров. — Бу - без тенденцияне үзгәрттек, дигән сүз түгел, әмма бик яхшы күрсәткеч. Мондый хәлнең булганы юк иде әле, моңа кадәр авырулар саны арта гына барды. Әгәр медицина шулай эшли икән, алдыгызда баш иям. Без аңлыйбыз: авырулар саны артачак әле, әмма бер тәүлек эчендә савыгучылар саны чир йоктыручылар санына караганда күбрәк булуын ишетү күңелгә канәгатьлек бирә, өмет уята.


Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Aviruchilar-26-saviguchilar-28-235145/

Читайте нас: