Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
24 апрель 2020, 12:30

Радий Хәбиров табибларга лаеклы ял оештырырга кушты

— Безнең максат - табибларны яклау. Әгәр без аларны югалтсак, пациентларны дәвалаучы булмаячак. Ләкин әгәр дә сез анда безнең күрсәтмәләрне үтәмәүләрен күрәсез икән, мондый кешеләр белән хушлашырга кирәк булачак, — дип аңлатты төбәк Башлыгы.

Кичә республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмә, нигездә, Башкортстандагы эпидемиологик хәл торышына багышланды.

Аерым алганда, республика Башлыгы Радий Хәбиров беренче вице-премьерга һәм Башкортстан җитәкчесе Хакимияте хезмәткәрләренә коронавируслы авыруларны дәвалаган табибларга лаеклы ял оештырырга кушты.

— Мин я "Зеленая роща" шифаханәсен, я башка объектны ачарга әзер, алар анда үзизоляция чорын ниндидер обсерваторга караганда уңайлырак шартларда кичерә алыр иде. Сездән тәкъдимнәр көтәм: кайда, нинди шартларда, финанслау тәртибе һәм кемнәрне анда җибәрәчәкбез, — диде Радий Хәбиров.

Билгеле булуынча, COVID-19 белән көрәш сменасыннан соң бөтен медперсонал обсерваторга үзизоляциягә китәргә тиеш. Әле бу пункт Уфаның "Радуга" шифаханәсендә җәелдерелгән, анда чит илдән кайткан туристлар да яши.

Радий Хәбиров сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга, медицина учреждениеләре буенча йөреп, медицина хезмәткәрләрен тикшерә торган комиссия төзергә кушты. Аерым алганда, төбәк җитәкчесен аларның хәле борчый, чөнки, аның сүзләренчә, РКБда булган хәл сәламәтлек саклау системасы өчен сабак булырга тиеш иде.

— Безнең максат - табибларны яклау. Әгәр без аларны югалтсак, пациентларны дәвалаучы булмаячак. Ләкин әгәр дә сез анда безнең күрсәтмәләрне үтәмәүләрен күрәсез икән, мондый кешеләр белән хушлашырга кирәк булачак, — дип аңлатты төбәк Башлыгы. — Шулай ук, мәсәлән, медицина учреждениесендә 5 мең битлек җитмәвен әйтәләр икән, икенче көнне үк алар анда булырга тиеш, без аларга ярдәм итәргә бурычлы.

Фото: bashinform

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Bezne-maksat-tabiblarni-yaklau-235150/

Читайте нас: