Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
24 апрель 2020, 17:15

ЯХШЫ ЮЛДА ЙӨК ҖИҢЕЛ

Районда юл ремонтлау эшләре бара

“Вирус – вирус инде, ә төзекләндерү эшләрен беркем дә алыштыра алмый. Быел юллар төзү һәм ремонтлау буенча планнар зур”, - дип язды социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Төбәк башлыгы хәбәр итүенчә, асфальт түшәү эшләре быел бик иртә башланды.
Шунысын билгеләп үтик, эшләр РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла. 2020 елда гомумдәүләт проекты 7 муниципалитетта, шул исәптән Стәрлетамак районында да гамәлгә ашырылачак.

- Гомумдәүләт проекты кысаларында автомобиль юллары Южный, Северная, Заливной авылларына илтүче юлларга салыначак. Услыбаш – Раевка, Дергачёвка – Матвеевка, Преображеновка – Кунакбай авыллары юл участоклары тиешле тәртипкә китереләчәк, дип хәбәр итә Хакимият башлыгы урынбасары Дмитрий Марунич. - Район Хакимияте подрядчылар арасында конкурс үткәрде һәм килешү төзеде дә инде. Юл хезмәте эшчеләре якын көннәрдә йөкләмәләрен үтәүгә керешәчәкләр.

Бүген районда юл катламына агымдагы ремонт эшләре кызу темплар белән алып барыла.
Стәрлетамак юл төзү- ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре муниципалитет территориясеннән үткән төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге юлларның чокыр-чакырларын ремонтлауга апрель башында ук тотынды.

- Асфальт-бетон заводы эшли башлагач та (31 мартта), кайнар ысул белән юлдагы чокырларны ремонтлауга күчтек, - дип сөйли Стәрлетамак юл төзү-ремонтлау идарәсе баш инженеры Фәнис Гафаров, - кыш көне технологиягә ярашлы бу салкын ысул буенча эшләнелә. Чокырларны ремонтлау эшен ике бригада Стәрлетамак – Стәрлебаш, Стәрлетамак - Фёдоровка юнәлешләрендә башкаралар. Көненә алар 500-600 квадрат метр юл ремонтлауга ирешәләр.
Юлчыларның өченче бригадасы юл катламын агым-инъекция ысулы (пневмо сиптерү белән) белән тергезә. Монда аларга автоном җайланма - “MADPATCHER” ярдәмгә килә, ул көчле һава агымы кулланып, чокырларны битум эмульсиясе һәм кырчын катнашмасы белән тутыра.
Бер үк вакытта юл төзү-ремонтлау идарәсе белгечләре юл читәләрен төзекләндерү һәм кирәк булганда юл корылмаларын ныгыту белән дә шөгыльләнә. Моннан тыш, быел аларга тапшырылган тагын бер мөһим миссияне үтиләр - юл полотноларында җимерелгән урыннарны фотога төшерәләр.

Җитешсезлекләрнең параметрлары һәм проблемалы участокларның фотографияләре алына һәм “Юл эксперты” кушымтасының электрон базасына кертелә. Бу исә яңа сезонда эшне оператив һәм нәтиҗәле башкарырга булышлык итәчәк.
Район юлларын язгы яңартуга гомум үзизоляция режимы комачауламый, киресенчә, уңайлырак та. Чөнки юлларда элекке кебек машиналар агымы юк, димәк, асфальт салынган урын ныгырга вакыт бар.
А. САРЫ.
Ю. НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: