Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
25 апрель 2020, 16:00

5 МЕҢ ПОСОБИЯНЕ НИЧЕК ЮЛЛАРГА?

Шушы елның апреленнән ана капиталына хокуклы барлык гаиләләр өч яшькә кадәрге һәр балага ай саен бишәр мең сум акча алачак. Бу — коронавирус инфекциясе таралу шартларында Президент Владимир Путинның русиялеләргә билгеләгән ярдәм чараларының берсе.

Шушы елның апреленнән ана капиталына хокуклы барлык гаиләләр өч яшькә кадәрге һәр балага ай саен бишәр мең сум акча алачак. Бу — коронавирус инфекциясе таралу шартларында Президент Владимир Путинның русиялеләргә билгеләгән ярдәм чараларының берсе.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Акчаны ана капиталын рәсмиләштерү белән шөгыльләнүче Русия Пенсия фонды түләячәк. Бернинди документлар җыярга кирәк түгел — сезнең һәм сезнең балаларыгыз турында бөтен мәгълүмат анда бар инде. Гариза язарга гына кирәк булачак. Гаилә мондый түләү өчен 2020 елның 1 октябренә кадәр гариза бирә ала.
Моны Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта эшләргә мөмкин. Керү өчен дәүләт хезмәтләренең логины һәм пароле астында теркәлергә кирәк булачак (дөресе ЕСИА дип атала — Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы). Сезгә анда “Ана капиталы” бүлеге кирәк.

Озак түләнәчәкме?

Әлегә түләүләр өч айга — апрель, май һәм июньгә исәпләнгән. Алга таба — хәл-вакыйгалар торышына карап.
Кемнәр хокуклы?
Бу елдан башлап ана капиталын 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче бала туганда ук алырга мөмкин. Түләү күләме 466 мең сумнан артык булачак. Икенче бала туганда гаилә тагын 150 мең сум өстәмә, алачак, ягъни ике балалы гаилә өчен икенче ана капиталының гомум күләме 616 617 сум тәшкил итәчәк.

Ана капиталын файдаланганнарга бу акча тиешме?

Тиеш, чөнки бу акчалар ана капиталының бер өлеше түгел, ә аңа өстәмә. Бу хакта “Беренче канал”да “Гаделлеккә хокук” тапшыруында Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде.

Аз керемлеләргәме?

Юк. Бу акчаны, гаиләнең матди хәленә карамастан, барлык ата-аналар да алырга хокуклы. Һәм бу ярдәм ата-аналар әле балаларына алган пособиеләрне гамәлдән чыгармый.

4 яшь тулганда ничек?

Ике тапкыр — апрель һәм май өчен. Баланың яше айның көне буенча исәпләнә. Ягъни, әгәр сабыегызга 4 яшь 1 июньдә тула икән, бу ай өчен ул акча алачак.

Һәр балагамы?

Түләүләр 0 яшьтән 3 яшь тә 11 ай да 30 көнлек булган һәр балага тәгаенләнә.

Өлкәнрәк булса, нишләргә?

Президент Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән тагын бер ярдәм чарасы — өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ярдәм. Аны керемнәре яшәү минимумыннан артмаган кешеләр алачак. Башкортстанда бу — гаиләнең бер әгъзасына 9804 сум дигән сүз.
Аныкланган мәгълүматлар буенча, бу кагыйдә вакытлыча эшсез дип танылучыларга кагылмый. Мондый гаиләләрнең кереме түләүләрне исәпләгәндә исәпкә алынмаячак. Пособие күләме бер балага 4 894,5 сум тәшкил итәчәк. Башкортстанда бу яңалык 62 683 балага кагылачак.
Республика Хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова белдерүенчә, гаризалар кабул итү 2020 елның 1 июнен­нән башланачак. Моны “Дәүләт хезмәтләре”нең бердәм порталында, яки Күпфункцияле үзәкләрдә эшләргә мөмкин булачак.

Шунысы мөһим: түләүне, гаризаны кайчан тапшыруыгызга карамастан, ел башыннан алырга мөмкин булачак. Түләү балага сигез яшь тулганнан соң икенче көнне генә туктатыла.

Мәсәлән:
1) Балагызга дүрт яшь. Сез 1 июньдә гариза бирдегез. Акчаны берьюлы биш ай өчен, ә алга таба график буенча алачаксыз.
2) 2020 елның апрелендә балагызга өч яшь тулды.
1 июньдә сез гариза бирдегез. Сез апрель һәм май өчен акча алачаксыз, ә алга таба — график буенча.
3) Июльдә балагызга сигез яшь тула. Гариза биргәннән соң сез гыйнвардан май аена кадәр, аннары июнь һәм июль айларында акча алачаксыз. Шуннан соң түләүләр туктатылачак.

Тагын нинди ярдәм чаралары бар?

Эшсезлек буенча пособие күләме 8 мең сумнан 12 мең сумга кадәр арттырылды.
“Больничный”ны рәсмиләштергәндә түләү айлык минималь хезмәт хакыннан да ким булмаска тиеш.
Хезмәт хакы сизелерлек кимегән кешеләр өчен ипотека һәм кредит каникуллары игълан ителә.
Ата-аналар вакытлыча эшсез калган гаиләләргә, эшсезлек буенча пособиедән һәм түләүләрдән тыш, якындагы өч айда балигъ булмаган һәр балага өстәмә рәвештә аена өчәр мең сум түләнәчәк.

Шул ук вакытта...

Кредит каникуллары бирелә

Коронавирус панде­миясенә бәйле авыр финанс хәлендә калган Башкортстан халкы кредит каникулларыннан файдалана алачак. Бу турыда Русия Дәүләт банкының Башкортстан буенча бүлегендә хәбәр иттеләр.
Кредит каникуллары турындагы закон гражданнарга төп бурыч суммасын һәм кредитлар буенча процентлар түләүне кичектерү аша ташламалы чор бирүне күздә тота. Каникуллар банк, микрофинанс, кредит-җитештерү оешмалары, ломбардлар заемчыларына да кагыла. Кредит каникуллары озынлыгы алты айга кадәр. Аны алу өчен 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Каникулларга китү хокукы алдагы айда керемнәре узган елдагы уртача айлык керем белән чагыштырганда 30 процентка кимегән заемчыларга бирелә. Мөрәҗәгать иткәндә моны раслаучы документ булмаса да ярый, әмма киләсе 90 көн эчендә аларны кредиторга тапшырырга кирәк.
Шул ук вакытта, кредитларның максималь күләме билгеләнгән. Кредит карталары буенча бу – 100 мең сум; кулланучылар кредитлары буенча – 250 мең сум; физик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар өчен – 300 мең сум; автокредитлар буенча — 600 мең сум.
Ипотека буенча лимитлар төбәкләрнең үзләренә бәйле. Башкортстан өчен ул – 2 миллион сум.
Тулырак мәгълүматны Русия Банкы сайтының “Коронавирус пандемиясе шартларында гражданнарга һәм икътисадка ярдәм чаралары” бүлегендә алырга мөмкин.
Фото:biwork.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Balalarga-bish-me-sum-posobie-ani-nichek-yullarga-236122/

Читайте нас: