Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
25 апрель 2020, 19:00

"БЕЗ БЕРГӘ!"

“Без бергә!” гомумрусия акциясе кысаларында үтүче “Азык-төлек ярдәме” проекты булышлыгында +65 өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтелә башлады.

“Без бергә!” гомумрусия акциясе кысаларында үтүче “Азык-төлек ярдәме” проекты булышлыгында +65 өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтелә башлады. Шуның кысаларында Кушнаренко районы Башкортстанда беренчеләрдән булып республикадан азык-төлек җыелмалары алды.

Хәзер исә Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән исемлеккә ярашлы, волонтерлар йортлар буенча йөреп, азык-төлек җыелмаларын тарата башлаячаклар.

—Тагын бер кат исегезгә төшерәм: әгәр сез үзизоляция режимында ялгыз калсагыз, азык-төлек, дарулар сатып алу һәм аларны сезгә китерү буенча ярдәм кирәк булганда, Кушнаренко авылының кайнар элемтәсенә шалтыратыгыз. Телефоннар: 8 937 84 60 301 яки 8 347 80 58 383. Зинһар, өегездә калыгыз һәм кирәксезгә урамга чыкмагыз”,—дип яза социаль челтәрләрдәге үзенең битендә Кушнаренко районы хакимияте җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин.

Бу бик вакытлы ярдәм Русия президенты Владимир Путинның “Демография” милли проектына ярашлы “Өлкән буын” өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормышлары сыйфатын күтәрү программасын тормышка ашыру” программасына да җавап бирә.

Читайте нас: