Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
25 апрель 2020, 13:40

СӨТ КУХНЯЛАРЫНДА ҖИЛӘКЛЕ ЙОГУРТЛАР ДА БУЛАЧАК

Башкортстанның сөт кухнялары быел натураль җиләкле йогуртлар ясый башлаячак. Бу хакта үз социаль челтәрләрендә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Башкортстанның сөт кухнялары быел натураль җиләкле йогуртлар ясый башлаячак. Бу хакта үз социаль челтәрләрендә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Икътисадтагы кыенлыкларга карамастан, без бу проектны финанслауны дәвам итәчәкбез, чөнки балалар сәламәтлеге — барыннан да мөһимрәк. Нәкъ бер ел элек сөт кухняларын тергезә башладык. Сыйфатлы сөт продукциясе җитештерү бүген Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама, Белорет, Уфа, Сибай шәһәрләрендә оештырылган. 2020 елның икенче яртысында Кыйгы районында җитештерүне ачу планлаштырыла. Киләсе елда - Иглиндә, аннары 2024 елга кадәр — Бөредә, Дәүләкәндә, Күмертауда. Шулай итеп, без сөт кухнялары челтәрен формалаштыруны төгәлләячәкбез, әмма бүген үк урыннарда җитештерелгән сөттән кефир, эремчек һәм йогуртны 97 махсус тарату пунктында, шул исәптән даруханәләрдә һәм кибетләрдә дә барлык халык алала», — дип яза Башлык.

Сөт кухнялары продукциясен 6 айдан 3 яшькә кадәрге 22,5 мең бала бушлай ала. Сәүдә нокталарында ул минималь бәя белән сатыла.

Фото: bashinform.ru


Автор: Резида Валитова

Фото: bash.news

Читайте нас: