Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
25 апрель 2020, 14:00

ШАУЛАП ҮССЕН УРМАННАР

Республикада урманнарны тергезү айлыгы башланды.

Республикада урманнарны тергезү айлыгы башланды. Республика территориясенең зур өлешен урманнар били. Соңгы елларда урманнарны саклау гына түгел, аларны тергезү һәм агачлар утыртуга игътибар бермә-бер артты. Шуңа да Русия Президенты билгеләгән гомумдәүләт проектлары кысаларында "Экология" юнәлеше безнең төбәктә аеруча зур колач алды.

Ул, тирә-юнне чистарту белән беррәтән" урман үстерү башлангычын да үз эченә ала. “Урманнарны саклау” төбәк проектын гамәлгә ашырганда быелгы язгы урман культуралары эшләренең планлаштырылган күләмнәрен үз вакытында үтәүне тәэмин итү максатында Башкортстан Республикасы урман фонды территориясендә урманнарны тергезү айлыгы уздырыла.

Бу җәһәттән быел 14,2 мең гектар мәйданда урман тергезү планлаштырыла, 7,4 мең гектар җирдә агач-куаклар утырту күз уңында тотыла. Республиканы яшелләндерү уңаеннан бу башлангычлар зур әһәмияткә ия булачак.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Shaulap-s-r-le-bez-utirtkan-urmannar-238045/

Читайте нас: