Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
25 апрель 2020, 17:00

ТАЛПАННАРГА ВИРУС КОМАЧАУЛАМЫЙ

Быел кышның җылы килүе аркасында талпаннар бик иртә уянды

Сезон башыннан Башкортстанда яшәүче 256 кеше Республика гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясенә энцефалит һәм боррелиоз диагнозын тикшертү өчен килгән. Узган ел, шул ук көнгә, 564 гариза бирүче булган, дип хәбәр итә Роспотребнадзор оешмасы матбугат хезмәте. Быел кышның җылы килүе аркасында талпаннар бик иртә уянган иде. Үзизоляция чоры башлану гына быелгы күрсәткечләрнең ким булуын тәэмин итте.

Төбәк оешмасы талпан авыруларын кисәтү буенча, ел саен төрле чаралар үткәрә. Халыкка хәвефле җирдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүне, өс киемен дөрес киюне, кием эшкәртү өчен акарицид сыекчаларны куллану буенча күрсәтмәләр бирелә.

Элегерәк хәбәр ителгәнчә, Уфада яз-җәй чорында, 555 гектар мәйданны талпаннарга каршы сыекчалар белән эшкәртү тәэмин ителәчәк. Эшкәртү санитар законнар нигезендә, төнлә һәм иртә белән массакүләм ял итү урыннарында алып барылачак.

Автор : Фаткуллин Рәдиф.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Talpan-teshl--ochraklari-k-b-ya-236456/
Чыганак: Башинформ
Читайте нас: