Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
25 апрель 2020, 18:15

ҖӘЙ НИНДИ БУЛЫР ИКӘН?

Европа һәм Америка галимнәре быел тагын дөнья температурасы рекорды булырга мөмкин, диләр.

Европа һәм Америка галимнәре быел тагын дөнья температурасы рекорды булырга мөмкин, диләр. Бу турыда, белгечләр фикеренә таянып, The Times язып чыкты. Узган ел Европада эссе булды, мөгаен, быел бу рекорд узып кителер, дигәннәр белгечләр.

Американың “Океан һәм Атмосфера идарәсе” белдерүенчә, 2020 елның беренче өч ае, күзәтү тарихында, иң җылысы булып тарихка керде. Идарә галимнәре 2020 ел җәй айлары иң эссе булачагы ихтималлыгын 99,9% дип фаразлый.

Европада температура аеруча актив күтәрелә. Мондагы уртача температура XIX гасырдан алып, 2 градуска күтәрелгән. Дөнья буенча 1,1 градус тәшкил итә. Европада иң эссе җәй әлегә кадәр 2000 елда теркәлгән. Афәт артыннан афәт дияргә генә кала.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/Bielgi--y-nindi-bulachak-236409/
Читайте нас: