Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
26 апрель 2020, 15:55

КҮҢЕЛЛӘРДӘ СИН, ТУКАЙ!

Бүген - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай- иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле , мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез.

Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә туган, кыска гына вакыт эчендә киләчәк буынга искиткеч бай рухи-әдәби мирас калдырып, нибары 27 яшендә бакыйлыкка күчкән. Бөек шагыйрь һәр халыкның күңелендә үз урынын алган. Уфа шәһәре дә Габдулла Тукайның эзләрен саклый. Уфаның иң матур урынындагы урамга Габдулла Тукай исеме бирелгән. Шушы ук урамда борынгы Җәмигь мәчете тирә-якны ямьләп тора. Бу үзе үк бөек Тукаебызның истәлеген саклаучы бер изге кальгә булып кабул ителә.
Габдулла Тукай Уфага беренче һәм соңгы тапкыр 1912 елның апрелендә килә. Татарлар күпләп яшәгән, татар иҗади зыялылары бихисап булган, гөрләп эшләгән “Галия” мәдрәсәсе белән дан алган Уфага гел тартыла ул. Әмма бирегә юлы вафатына бер ел калгач кына төшә. Тукайның Уфага килү хәбәре тиз тарала. Уфада Тукайны күрергә инде танылып өлгергән шагыйрь Мәҗит Гафури һәм башка зыялылар да килә. Гаҗәп тә түгел, һәммәсенең тере Тукайны күрәсе, аның белән сөйләшеп утырасы килә.
Күп еллардан соң Тукай Уфабызга һәйкәл булып кайтты. Башкалада бөек шагыйрь һәйкәлен күрү хыялы әллә ничәмә буын милләттәшләребез күңелендә күп еллар дәвамында бөреләнеп килде. Ә инде бу фикер рәсми рәвештә “Кызыл таң” редакциясендә яңгыраган һәм гәзит битләрендә язмалар басылган иде. Былтыр, 18 апрельнең кояшлы иртәсендә, Уфа “Нур” татар дәүләт театры алдындагы мәйданда Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Бу тантанада тугандаш ике республика җитәкчеләре — Радий Хәбиров белән Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Габдулла Тукай һәйкәле янына бүген бик күпләр чәчәкләр тотып килә, башкала мәктәпләре, гимназияләре укучылары шагыйрьнең әсәрләрен яңгырата, анда Шигърият, Туган тел бәйрәмнәре үтә. Тукай, милләтебез горурлыгы булып, безнең күңелләрдә яши.

Фото: trishurupa.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/calendar/Tukay-Ufani-nurliy-239068/

Читайте нас: