Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
26 апрель 2020, 16:15

Путин эш өчен кирәкле техника алырга чакырды

Русия автосәнәгатенә ярдәм кысаларында Владимир Путин дәүләт хакимияте органнарын һәм дәүләт компанияләрен чит ил лимузиннары түгел, ә эш өчен кирәкле автомобильләр сатып алырга чакырды.

Владимир Путин дәүләт компанияләрен эш өчен кирәкле техника алырга чакырды.

Русия автосәнәгатенә ярдәм кысаларында Владимир Путин дәүләт хакимияте органнарын һәм дәүләт компанияләрен чит ил лимузиннары түгел, ә эш өчен кирәкле автомобильләр сатып алырга чакырды. Президент ил автосәнәгатенә ярдәм итү кысаларында дәүләт һәм дәүләт катнашлыгындагы компанияләр тарафыннан автомобильләргә ихтыяҗны сизелерлек арттырачак карарлар комплексын эшләргә кирәклеген ассызыклады.

"Шул ук вакытта дәүләт хакимияте органнары, ведомстволар, дәүләт компанияләре, шуңа игътибар итсен, эш өчен кирәкле техника сатып алсыннар, әмма чит ил лимузиннары түгел", — диде ил башлыгы автомобиль сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә. Видеоконференция форматында үткән киңәшмә “Россия 24” каналында трансляцияләнде.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Chit-il-limuzinnari-esh-chen-t-gel-238978/

Читайте нас: