Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
26 апрель 2020, 15:35

ҮЗИЗОЛЯЦИЯ РЕЖИМЫНДАГЫ ҮЗГӘРЕШЛӘР КЕМГӘ КАГЫЛА

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Чит җиргә бару мөмкинлекләре киңәя.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Документның яңа редакциясе нигезендә 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга бакча участокларына бару рөхсәт ителә.

Үз-үзен изоляцияләү режимы шулай ук судларга, хокук саклау һәм башка дәүләт органнарына, шулай ук муниципалитетлар хакимиятенең чакыру комиссияләренә (чакыру кәгазе һәм паспорт булганда) чакыру очракларына да кагылмый.

Үзгәрешләр халыкны төзелеш, хуҗалык товарлары, бакчалар һәм яшелчә бакчалары товарлары, автотранспорт, авыл хуҗалыгы техникасы, тукыма материаллары, киңкүләм мәгълүмат чараларының басма продукциясе, балалар киемнәре, аучылык һәм балыкчылык товарлары белән тәэмин итүче оешмаларның эшен рөхсәт итә.

Моннан тыш, doroga02 порталы ярдәмендә атнага бер сәфәр (бару-кайту), шәһәр читендәге шәхси торак йортларга, шулай ук ауга һәм балыкка барырга мөмкин.

Бүген иртән автомобильдә яки җәмәгать транспортында бакчага паспорт, документларны һәм билгеләнгән рәвештә үз-үзен изоляцияләү режимын өзү турында язма гариза булган очракта чыгарга мөмкин була башлады.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/zizolyatsiya-regimin-t-g--zg-reshl-r-kertelde-238508/

Читайте нас: