Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
27 апрель 2020, 13:25

БӘЙРӘМ ДИП КУНАККА ЙӨРМӘГЕЗ

"...Бер көнгә бәйрәмгә җыелуның авыр нәтиҗәләре гомерлеккә үкенечкә калырлык булмасын", - диде Роспотребнадзор җитәкчесе.

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова май каникулларында өйдә калырга өндәде.

"Бу бүген һәрберебез өчен бик мөһим. Әгәр үзизоляция режимын бозсак әлегә кадәр булган тырышлыклар юкка чыгачак. Әлегә яңа вирус таралуның югары ноктасына барып җитә алганыбыз юк. Барыбыз да үзебезне һәм якыннарыбызны кайгыртырга тиешбез. Бу үзебезгә куйган бурыч булырга тиеш. Бер көнгә бәйрәмгә җыелуның авыр нәтиҗәләре гомерлеккә үкенечкә калырлык булмасын", - диде Роспотребнадзор җитәкчесе.

Роспотребнадзор башлыгы бәйрәмнәрдә һәркем өйдә калырга тиешлеген ассызыклады: "Без үзебезгә, якыннарыбызга бурычлы".

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: