Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
27 апрель 2020, 11:15

ДУБАЙДАН ТУРИСТЛАРНЫ КАЙТАРДЫЛАР

26 апрельдә, “Уральские авиалинии” авиакомпаниясе белән Дубайдан Уфага 117 Русия туристы кайтты.

Кичә, 26 апрельдә, “Уральские авиалинии” авиакомпаниясе белән Дубайдан Уфага 117 Русия туристы кайтты. Шуларның 17се – Башкортстанда яшәүчеләр, дип хәбәр итәләр башкала аэропортының матбугат хезмәтендә.

Роспотребнадзор идарәсе белгечләре самолет бортында барысының да температурасын үлчәгәч кенә пассажирлар паспорт һәм таможня контроле үткәннәр.

Махсус рейс белән кайтучыларга республика тарафыннан кайнар аш, эчемлекләр һәм пледлар тарату оештырылган иде. Багажларын кулларына алу белән 34 пассажир 2 атналык карантинга Уфа янындагы обсерваторга юнәлде.

Күрше төбәкләр властьлары – Ырынбур, Самара, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан, Пермь өлкәсе – үзләренең туристларын өчен автобус ташулары оештырган.

Пассажирларның тагы бер өлеше – 50 кеше – эчке рейс белән Екатеринбургка очтылар. Дубайдан кайткан рейсны хезмәтләндерү укуларда өйрәнелгән технология буенча оештырылды.

Әлеге рейсны хезмәтләндергәндә аэропорт эшчәннәре шәхси саклану чаралару кулланды, дип хәбәр итәләр “Уфа” аэропортында.

Читайте нас: