Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
27 апрель 2020, 12:15

Эш графиктан алда бара

Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров Уфа районында йогышлы авырулар хастаханәсе төзелеше барышын тикшерде.

Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров Уфа районында йогышлы авырулар хастаханәсе төзелеше барышын тикшерде.

Элегерәк хәбәр ителгәнчә, клиник - диагностик үзәк курай формасында төзелә. Республика символын хәтерләткән ярым түгәрәк, җиде тиз төзелешле панель комплекстан торачак. Мондый биналар 50 елга кадәр хезмәт итә. Эш графиктан алда бара, дип хәбәр ителә.

“Мондый диагностика үзәкләр клиникасы коронавирус инфекциясенең таралуына каршы тору өчен бик мөһим. Бүген, кызганычка каршы, вирус ил буенча да безнең төбәктә дә таралуын дәвам итә. Шуңа күрә, республика башлыгы куйган вакытка, бу объектны файдалануга тапшырырга кирәк.

Һәм ул, кыска вакыт эчендә тәмамланачак”, - дип аңлатма бирде Андрей Назаров.

Яңа инфекция үзәгенең медицина хезмәткәрләре өчен тулай торак төзелеше, шулай ук ​​урап узучы юлны төзү тәмамланды.

Сәламәтлек объектлары төзү ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында башкарыла.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: