Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
27 апрель 2020, 19:00

ХӘЛЛӘР КИСКЕНЛӘШМӘСЕН ӨЧЕН...

Һәркем изоляция кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә тиеш

Бүген Башкортстан дәваханәләрендә 313 кеше коронавирустан дәвалана. Барлыгы апрельдә 72 кеше инфекциядән савыккан. 171 кеше әле амбулатор дәвалану ала. Бу хакта бүген чираттагы брифингта хәбәр ителде.

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләвенчә, коронавирус йоктыручылар соңгы тәүлектә 43 кешегә арткан. Шулай итеп, вирусны йоктыручылар саны төбәктә барлыгы 570 җитте. Авыручыларның 28е авыр хәлдә, аларның 16сы үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирустан үлүчеләрнең яңа очраклары юк. Барлыгы республикада инфекция 14 кешенең гомерен алып китте.

Соңгы тәүлектә янә 17 кеше пневмония диагнозы белән госпитализацияләнгән. Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак әйтүенчә, республикада барлыгы 55488 кеше коронавируска тикшерелгән. Соңгы тәүлектә 3 меңнән артык кешедән анализ алынган. Республикада лабораторияләр куәте арта, инфекция ачыклану очракларының артуын да белгечләр шуның белән бәйли. Анна Казак билгеләвенчә, элегрәк көненә 1,5 мең тикшеренү үткәрелсә, хәзер ике тапкырдан да артыграк.

Брифингта онкология диспансерында пациентлар һәм хезмәткәрләр арасында коронавирусның кискен таралуы хакындагы хәбәрнең дөреслеккә туры килү-килмәве хакында сорау булды. Максим Забелин моны инкарь итте. Онкология диспансеры 14 көнлек карантинда. Анда эш тукталмый, дәвам итә.

Шулай ук, күпләрне вирусны кабат йоктыру очракларының республикада булу-булмавы да кызыксындыруы ачыкланды. Сәламәтлек саклау министры әлегә андый очракларның булмавын әйтте.

Кытайда яңадан коронавирус йоктыручылар булуы турында хәбәрләр бар. Бу вирусның мутацияләнүеме? “Роспотребнадзор” вәкиле Венер Изикаев билгеләвенчә, бу - шул ук вирус. Иртәгә брифингта бу хакта тулырак мәгълүмат булырга тиеш.

Сәламәтлек саклау министры төбәктә инфекциянең башка төбәкләр белән чагыштырганда кискен таралмавын билгеләде. Максим Забелин әйтүенчә, хәл кискенләшмәсен өчен һәркемгә изоляция кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк.

Читайте нас: