Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
27 апрель 2020, 14:10

ТАҖЛЫ ВИРУС ХӘРБИЛӘРНЕ ДӘ АЯМЫЙ

874 Русия хәрбиләрендә коронавирус ачыкланган, дип хәбәр итәләр Оборона министрлыгында.

874 Русия хәрбиләрендә коронавирус ачыкланган, дип хәбәр итәләр Оборона министрлыгында. Ведомствода хәбәр итүләренчә, Кораллы көчләрдә марттан 26 апрельгә кадәр тоташ тестлар үткәргәннәр. Анализлары уңай нәтиҗәле хәрбиләр госпитальләрдә дәвалана.

“Оборона министрлыгы госпитальләрендә – 314 кеше, хезмәт итү урыннарындагы изоляторларда – 175 кеше, дәваханәләрдә – 6 кеше, өй шартларында изоляциядә – 379 кеше”, – диелә хәбәрдә.

Коронавирус пандемиясе дөньяның барлык илләрен дә ялмап алды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, таҗлы вирус йоктыручылар саны 2,8 миллионга җитте. Шуларның 195 меңе үлгән.

Русиядә 80 меңгә якын коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән, 7 меңгә якын пациент савыккан, 747се – үлгән.

Русиядә COVID-19 белән бәйле барлык рәсми хәбәрләр стопкоронавирус.рф порталында урнаштырылган.

Читайте нас: