Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
28 апрель 2020, 14:30

"КАЙНАР ЛИНИЯ" ЭШЛИ

Барлык төр пособиеләрнең, түләүләрнең, торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләрнең озайтылуы турында мәгълүмат гражданнарга телефон яки почта карточкасы аша җиткерелә

БР Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең Стәрлетамак шәһәре буенча учреждениесе коронавирус таралуга юл куймау өчен кулланыла торган чаралар чорында гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә бәйле мәсьәләләр буенча даими мәгълүмат бирә. Анда «кайнар линия» телефоннары аша: 25-09-07, 25-02-07 эш көннәрендә 8.30 дан 17.30 га кадәр мөрәҗәгать итәргә була, тәнәфес 13.00 дән 14.00 гә кадәр.

Гражданнарга социаль ярдәм чаралары алу өчен гаризаны һәм кирәкле документларны Күпфункцияле үзәк яки дәүләт хезмәтләре порталы аша ничек бирергә кирәклеген аңлатачаклар һәм методик киңәшләр бирәчәкләр.

Барлык төр пособиеләрнең, түләүләрнең, торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләрнең озайтылуы турында мәгълүмат гражданнарга телефон яки почта карточкасы аша җиткерелә. Шуңа күрә филиалга өстәмә рәвештә мөрәҗәгать итү таләп ителми.

Читайте нас: