Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
28 апрель 2020, 13:15

МАЙДА НИЧЕК ЯЛ ИТӘБЕЗ

РФ Хезмәт кодексының 112 статьясына ярашлы, 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм 9 май - Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып тора.

РФ Хезмәт кодексының 112 статьясына ярашлы, 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм 9 май - Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып тора.

Эшчәннәрнең ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен нәтиҗәле файдалану максталарында РФ Хөкүмәтенең 2019 ел 10 июльдән "2020 елда ял көннәрен күчерү турында” 875 санлы карары белән 4 гыйнвар, шимбәдәге ял көне - 4 май, дүшәмбегә, 5 гыйнвар якшәмбедәге ял көне 5 май, сишәмбегә күчерелә.

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында бәйрәм көннәренә бәйле: 1, 2, 3, 4, 5 һәм 9, 10, 11 май ял көннәре булып тора. 30 апрель, пәнҗешәмбе һәм 8 май, җомга эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

РФ Хезмәт кодексының 120 статьясы нигезендә ел саенгы төп һәм ел саенгы өстәмә түләүле отпуск биргәндә эшләми торган бәйрәм көннәре 1 һәм 9 май отпускның календарь көненә кертелми.

Көньяк-көнбатыш районара халык мәшгульлеге үзәге.

Фото: yanarysh.ru

Читайте нас: