Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
28 апрель 2020, 15:00

МЕҢЛӘГӘН АГАЧКА ГОМЕР БИРДЕЛӘР

Яз! Аның килүен беркем тоткарлый алмый! Кояш нурларыннан бар табигать уяна, җанлана. Җылы яктан кошлар кайта. Кар эреп ачылган кара җир өсләрендә яшел үлән баш калкыта.

Яз! Аның килүен беркем тоткарлый алмый! Кояш нурларыннан бар табигать уяна, җанлана. Җылы яктан кошлар кайта. Кар эреп ачылган кара җир өсләрендә яшел үлән баш калкыта.

Районның барлык авылларында да авыл биләмәләре хакимиятләре җитәкчелеге астында кар эрү белән төзекләндерү эшләре башлануы да яз җитүен хәбәр итә. Учреждениеләр, оешмалар, производство участоклары территориясендә шимбә өмәләре үтә, авыл халкы үз йортлары алдын тәртипкә китерә. Агач утырту өчен дә яз иң кулай вакыт.

Үткән шимбәдә, 25 апрельдә, республика буенча традицион “Яшел Башкортстан” акциясе үтте. Ул 1 майга кадәр дәвам итә.

Торак-коммуналь хуҗалыгының район бүлеге баш белгече А.П.Ерменкин хәбәр итүенчә, коронавирус пандемиясенә бәйле экологик проектны оештыруга чикләүләр кертелгән. Акциядә авыл халкы катнашмаган, ул бары тик муниципаль коммуналь хезмәтләр һәм идарә итүче компанияләр көче белән үткәрелгән, анда эшләргә рөхсәт кәгазе булган предприятиеләр дә җәлеп ителүе ихтимал.

Акциядә барлыгы 150 оешмадан 772 кеше катнашкан. Агач утырту эшенә 19 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Бу көнне 1060 агач үсентесе һәм куак утыртылган, шул исәптән: 310 эре зәңгәр чыршы, гади чыршы, каен, миләш, юкә, нарат; 750 агач һәм куак (туя, каен, миләш, тирәк, дүләнә, гөлҗимеш, нарат, тубылгы, көмеш тирәк, балан, энәле чыршы, зәңгәр чыршы) үсентеләре.

Агачлар һәм куаклар обелисклар, һәйкәлләр, авыл биләмәләре паркы, спорт мәйданчыклары кырында, мәдәният йортлары алдында утыртылган.

Бу акциягә гади халык та кушылган: алар үз йортлары янында, ишек алдында яраткан агачлары үсентеләрен һәм куаклар утырткан.

Димәк, быел яз, битараф булмаган кешеләр меңләгән агачка гомер бүләк итте. Алар авылларга ямь бирәчәк һәм яшеллек өстәп, күзләрне иркәләячәк, ә якын киләчәктә җимешләре белән дә сөендерәчәк.

Р.ИЛЬКИНА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Фотода: “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында Рощинский авылындагы Җиңү паркында наратлар утырту эше актив дәвам итә. Барлыгы 27 үсенте утыртылды һәм көз утырткан 120 агачка тамыр ныгытучы ашлама сибелде.

Читайте нас: