Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
28 апрель 2020, 11:35

РАЙОН ХАКИМИЯТЕ БАШЛЫГЫНДА ОПЕРАТИВКАДА

Оператив киңәшмә барышында шулай ук районда яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле агымдагы хәлләр торышы, халыкның үзизоляция режимын үтәве, ташкынга бәйле хәлләр, Хакимият Башлыгының бер атнага биргән йөкләмәләре үтәлеше турында мәгълүмат тыңланды.

Районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә 797 мөрәҗәгать килде: ашыгыч хезмәтләр телефонына юнәлтү – 37, торак-коммуналь хезмәтләр – 38, консультация ярдәме – 722. 13 янгын булды. 22 апрельдә Олы Куганак авылында электр розеткасы һәм обойлар янды, 24 апрельдә Бәгәнәш авылында - агач абзар, 25 апрельдә Косяковка авылында йорт түбәсе янды. Атна дәвамында 10 коры үлән һәм чүп-чар яну очрагы теркәлде. Корбаннар юк.

Район юлларында 20 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Мәсәлән, Яңа Отрадовка авылында 24 апрельдә 1999 елгы водитель ВАЗ-2114 автомашинасына идарә итеп, 2001 елгы җәяүлене бәрдерә, ул уң як балтыр сөягенең ачык сынуы белән Салават шәһәре дәвәханәсенә озатыла.

Районда язгы кыр эшләре дәвам итә. 27 апрельгә район буенча күрсәткечләр үткән көннәр белән чагыштырганда артты. Мәсәлән, планлаштырылган 57957 гектарның 11191 гектарында дым каплатылган, 5723 гектарда (план буенча 9642 гектар) - күпьеллык үләннәр, 8436 гектарда ( план – 17512 га) уҗым культуралары тукландырылган; 4405 гектарда (план – 9642) - күпьеллык үләннәр, 2034 гектарда (план – 17512 га) уҗым культуралары тырматылган. 280 мең тонна органик ашлама кертү планлаштырыла, соңгы нәтиҗәдә бу бер гектар чәчүлеккә 2 тонна тәшкил итәчәк.

Укучыларның дистанцион укуы дәвам итә. Үткән атнада көненә 521 онлайн-дәрес (80% укучы җәлеп ителгән), электрон кейслар ярдәмендә 1585 дәрес үткәрелгән, 23 укучы биремнәрне кәгазь вариантта ала. Үткән атна белән чагыштырганда онлайн-дәресләр арткан. Иҗади, интеллектуаль конкурсларда һәм турнирларда, спорт чараларында катнашу дистанцион режимда бара. Азык-төлек җыелмасы графикка ярашлы таратыла.

Идарә итүче компанияләр подъездларны, контейнер мәйданчыкларын, йорт яны территорияләрен, шул исәптән эскәмияләрне һәм чүп савытларын дезинфекцияләү буенча комплекслы эш алып бара. Аның графигы белән халык подъездда махсус билгеләнгән стендларда таныша һәм үзләре контрольли ала. Идарә итүче компанияләре булмаган йортларны халык атнасына кимендә ике тапкыр үзаллы юып чыгара. Районда мондый йортлар барлыгы 15. Бу эшне авыл биләмәләре башлыклары контрольдә тота. Башкарылган эшләр күләме һәм сроклары регламентка ярашлы.

Үзизоляция режимын үтәү кирәклеге турында халык белән мәгълүмати-кисәтү эше дәвам итә. Гомум саны 92 кеше булган 20 ирекле халык дружинасы эшли, алар Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә яшәү пунктлары урамнарында патрульлек итә. Шулай, 24 апрельдә 6 экипаж һәм 16 дружинник 14 авыл биләмәсе территориясендә рейд ясады.

Оператив киңәшмә барышында шулай ук районда яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле агымдагы хәлләр торышы, халыкның үзизоляция режимын үтәве, ташкынга бәйле хәлләр, Хакимият Башлыгының бер атнага биргән йөкләмәләре үтәлеше турында мәгълүмат тыңланды.

Хакимият башлыгы адресына үткән атнада 36 мөрәҗәгать килгән, алардан 25 – гариза, 11 – шикаять, бер мөрәҗәгать хәл итү өчен икенче инстанциягә җибәрелде. Социаль челтәрләр аша башлыкка 15 граждан мөрәҗәгать иткән.

Читайте нас: