Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
28 апрель 2020, 13:35

РУСИЯ ПОЧТАСЫ ПЕНСИЯНЕ ҺӘМ ТҮЛӘҮЛӘРНЕ ӨЙГӘ КИТЕРӘ

Йогышлы авырулар таралуыннан саклану максатында Русия Почтасы пенсияне һәм түләүләрне өйдә алырга тәкъдим итә. Бу уңайлыклар бушка.

Йогышлы авырулар таралуыннан саклану максатында Русия Почтасы пенсияне һәм түләүләрне өйдә алырга тәкъдим итә. Бу уңайлыклар бушка.

Әгәр әлегә кадәр сез пенсияне Русия Почтасы аша алмасагыз, 8 (3473) 23-33-83 телефоны аша шалтырата аласыз. Сезнең белән элемтәгә кереп, пенсияне өйгә китерү турында гаризаны ничек тутырырга икәнен аңлатырлар.

Моннан тыш, почтальон килүе башка уңайлыкларны да өйдә генә алу мөмкинлеге бирә. Мобиль почта-касса терминалы (МПКТ) булган почта хезмәткәре Сезгә коммуналь һәм элемтә түләүләрен, салымнарны, юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе штрафларын, дәүләт пошлиналарын түләүне, гәзит-журналларга язылуны, страховканы түләргә ярдәм итә. Шулай ук почтальоннар аша өйгә азык-төлек һәм башка беренче кирәк-яракларны китертергә була.

Фото: rk37.ru

Читайте нас: