Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
28 апрель 2020, 14:00

СОЦИАЛЬ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ ОЗАЙТЫЛДЫ

Социаль ярдәм чараларының аерым төрләре гражданнардан гаризалар һәм документлар алмый гына 2020 елның 1 апреленнен 30 сентябренә кадәр озайтыла

«Стәрлетамак шәһәре буенча халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика узәге» учреждениесе филиалы хәбәр итүенчә, БР Хөкүмәтенең 2020 ел 8 апрельдән «Башкортстан Республикасы норматив-хокукый актларында каралган социаль ярдәм чараларын вакытлыча күрсәтү шартлары турында» 214 санлы карары нигезендә, гражданнарга социаль ярдәм чараларының аерым төрләре гражданнардан гаризалар һәм документлар алмый гына 2020 елның 1 апреленнен 30 сентябренә кадәр озайтыла, атап әйткәндә:

- күпбалалы гаиләләрнең аерым категорияләренә айлык пособие;

- балага айлык пособие;

- аз керемле гаиләләргә һәм аз керемле, ялгыз яшәүче гражданнарга социаль пособие;

- күпбалалы гаиләләрнең аерым категорияләренә торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә чыгымнарны айлык акчалата компенсация;

- берьюлы ике һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә балалары өч яшькә җиткәнче айлык пособие;

- аз керемле күпбалалы гаиләләргә 2017 елның 31 декабренә кадәр өченче һәм арытабангы булып туган һәр баласына 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр ай саен акчалата түләү;

- 2017 елның 31 декабреннән соң туган өченче һәм арытабангы һәр балага 3 яшькә кадәр айлык акчалата түләү;

- инвалид баланы карауга айлык пособие.

Фото: gubdaily.ru

Читайте нас: