Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
29 апрель 2020, 18:00

АВЫРМАУ ЯХШЫРАК

РФ Хөкүмәте сирәк очрый торган авыруларга каршы препаратлар өчен 2 млрд сум акча бүлә.

РФ Хөкүмәте сирәк очрый торган авыруларга каршы препаратлар өчен 2 млрд сум акча бүлә. Бу хакта РФ премьер –министры М.Мишустин белдергәннәргә таянып РИА “Новости”хәбәр итә.

М.Мишустин бу программаның каны куеру белән проблемасы булган һәм алластик анемиягә дучар ителгән кешеләргә ярдәм йөзеннән эшләнүен белдерде.

“Аларга кирәкле препаратлар өчен федераль бюджетта 2 млрд сум акча каралган”, – диде премьер.

Моннан алдарак министрлар кабинеты катлаулы патологияле балаларны дәвалау өчен «Онкаспар» препаратына 273 млрд.сум акча бүлгән иде.

"369" телевизион каналы 2019 елда Мәскәү өлкәсендә 4,6 млннан артык ташламалы рецепт бирелүен дә белдерде.

Бу чаралар барысы да ил президентының май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында гамәлгә кертелә.

Читайте нас: