-9 °С
Ачык
РФ Президенты В.Путин балалы гаиләләр торак өчен кредит алган очракта, беренче взносны 15 процентка – минималь күләмгә кадәр төшерү чараларын әзерләргә боерды.
Ил башлыгы моны 20 майга кадәр эшләргә кушты.
Яңа программаның үтәлеше өчен премьер-министр Михаил Мишустин җаваплы.
Моннан алдарак, Михаил Мишустин еллык ставкасы 6, 5 процент тәшкил иткән ташламалы ипотека программасын раслаган иде.
Ул программа буенча, русиялеләр агымдагы елның 1 ноябренә кадәр ипотека кредитлары алала.
Мәскәү, Мәскәү яны, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсендә яшәүчеләргә 8 млн сумга кадәр ипотека алу рөхсәт ителсә, башка төбәкләрдә яшәүчеләр 3 млн сумга кадәр исәп тота ала.