Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 апрель 2020, 15:30

КУЫП ҖИТӘРБЕЗ, УЗЫП КИТӘРБЕЗ ДИМӘГӘН ИДЕК ТӘ БИТ...

Соңгы мәгълүматларга ярашлы, авыручылар саны буенча Русия Кытайны узып китте.

Коронавирус дөнья күләмендә бу атнада да көнүзәк мәсьәлә булып калды. Кызганычка каршы, 28 апрель иртәсенә авыручылар саны дөнья күләмендә 3 миллионнан артып китте. Бер АКШта гына авыручылар саны миллионнан артты. Бу — дөнья илләре арасында иң зур сан. Испаниядә — 230 мең, Италиядә — 200 мең, Франциядә — 163 мең, Германиядә —158 мең, Бөек Британиядә 154 мең кеше авырый.

Соңгы мәгълүматларга ярашлы, авыручылар саны буенча Русия Кытайны узып китте. Хәзер безнең ил инфекция таралган дәүләтләр исемлегендә 9 урында тора. Русиядә бу вирус 88 меңгә якын кешедә табылган. КХРда исә — 84 мең. Әмма ике ил арасында коронавирустан үлүчеләр саны кискен аерыла: Кытайда бу вирустан 4,6 мең кеше вафат булса, Русиядә алты тапкырга кимрәк — 794 кеше. Исемлектә Иран 8 урында (90 мең кеше), 7 урында Төркия (110 мең кеше) тора.

Коронавирус белән миллионнан артык кеше авыруына карамастан, АКШ президенты Дональд Трамп илнең бөтен штатларына да карантинны тизрәк бетерергә киңәш иткән. Америка лидеры, бу процессны мәктәпләрдә дәресләрне тергезүдән башларга кирәк дип исәпли. Италия дә 4 майдан карантинны йомшартырга исәпләвен белдерде. Анда 2,7 миллионнан артык кешегә эшкә чыгарга рөхсәт итү күзаллана.

Ә менә Бөек Британиядә коронавирус йоктырган премьер-министр Борис Джонсон терелгәннән соң беренче тапкыр халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Ул британлыларны, хәвеф әлегә зур дип, карантин чараларын йомшартырга җыенмавы хакында белдерде.

Русия исә 12 майдан соң чикләү чараларын этаплап киметергә исәпли. Әгәр май бәйрәмнәре вакытында тиешле бөтен шартларны үтәсәк, үзизоляция режимыннан чыга башлаячакбыз, дип ышандыра “Роспотребнадзор” җитәкчесе Анна Попова.

Читайте нас: