Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге русиялеләр фикеренчә Конституциягә кертеләчәк мөһим төзәтмәләрне атады.
Гражданнарның 95 % дәүләтнең сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итүен иң мөһим социаль төзәтмә дип саный.
94% русияле “балаларның Русия дәүләт сәясәтенең иң мөһим өстенлеге” булуын тану – үтә дә мөһим дип исәпли.
Табигатьне яклау һәм илнең уникаль табигать төрлелеген саклау турындагы положениенең мөһимлеге турында 93% кеше белдергән.
92% русияле пенсияләрнең ел саен мәҗбүри индексацияләнүе шулай ук бик мөһим дигән фикердә.
Социаль өлкәдә иң әһәмиятле биш төзәтмәнең тагын берсе – яшәү минимумыннан ким булмаган хезмәт хакының минималь күләмен билгеләү турындагы пунктның мөһимлеген 92% русияле билгеләгән.
88% русияле дәүләт суверенитетын яклау өлкәсендә илнең бөтенлеген һәм бүленмәүчәнлеген яклау турындагы положениене мөһим дип исәпләгән.
Чыганак: rbc.ru