Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 апрель 2020, 11:00

Ә ВИРУС ҺАМАН ТАРАЛА...

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус инфекциясе йоктыручылар 61 кешегә артты.

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус инфекциясе йоктыручылар 61 кешегә артты. Шулай итеп, республикада куркыныч вирус барлыгы 631 кешедә ачыкланды.

80 якташыбыз, авыруны җиңеп, дәваханәләрдән савыгып чыкты. Коронавирус республикабызның 14 кешесенең гомерен алып китте.

Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны – 6411. 72 кеше үлгән. Бер тәүлектә янә 1110 кеше авырудан котылган.

Илдә ковид-19ның йоктыручылар 93558гә җитте. Аларның 8456сы савыккан. 867 кеше үлгән.
Русиядә коронавирус инфекциясенә шик белән 192728 табиблар күзәтүе асытында кеше тора. Ил төбәкләрендә 3,13 миллион кеше инфекциягә тикшерү үткән. Соңгы тәүлектә генә 120 тест эшләнгән.

Фото: pixabay.com

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: