Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
30 апрель 2020, 18:00

ГОМЕР ИЗГЕ ЭШЛӘР ӨЧЕН БИРЕЛГӘН

Актив тормыш позициясе ниндидер көннән, ниндидер айдан башланып китми, ул янәшәсендә яшәгәннәр һәм эшләгәннәр хакына кешене гомере буе озатып бара.

Актив тормыш позициясе ниндидер көннән, ниндидер айдан башланып китми, ул янәшәсендә яшәгәннәр һәм эшләгәннәр хакына кешене гомере буе озатып бара.

Шунысы куанычлы, мондый кешеләр безнең районда да аз түгел, һәм бүген без шуларның берсе турында сөйлибез. Таныш булыгыз: Талалаевка авылыннан Алексей Михайлович Юшин. Төньяк Кавказ төбәге территориясендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, “Хәрби хезмәттә аерылып торганы өчен” күкрәккә тага торган билге белән бүләкләнгән.

Алексей туган авылы һәм халкының язмышына битараф түгел. Ул һәрвакыт районда үткән төрле чараларда һәм акцияләрдә катнаша. Яңа ел шәһәрчекләрен төзүдә һәм бизәүдә актив катнашты: таулар төзеде, боз кисте, чыршы бизәде.

Алексей үзенең урамының, авылының чисталыгы һәм матурлыгы турында кайгырта, шуңа күрә шимбә өмәләрендә һәрвакыт катнаша. #ЗелёнаяБашкирияДома акциясендә катнашу чакыруларына беренчеләрдән булып кушылды һәм үзенең урамында нарат үсентеләре утыртты.

Алексей – теге яки бу проблеманың хәл ителгәнен көтеп утыра торганнардан түгел, ә җиң сызганып үзе эшкә тотынучан. Талалаевка авылындагы Мәсәйле елгасы күперенә зур булмаган ремонт таләп ителә, берничә урында купкан тимер конструкцияне эретеп ябыштырып куярга кирәк була. Иркәсе Юшин Пётр Иванович белән ул тиз арада аны төзәтеп тә куя.

Гомер буе изгелек кенә эшләрмен дип әйтүе авыр. Алдыңа зур максат куйсаң, аңа ирешү өчен алга барасың. Ә көн саен ниндидер вак-төяк изге эш башкару һәркемнең кулыннан килә. Уйлап карасаң, безнең һәркайсыбыз дөньяда шатлыкны арттыру өчен күп нәрсә эшли ала.

Читайте нас: