Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
30 апрель 2020, 13:00

Хөрмәтле янгын сагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

30 АПРЕЛЬ - ЯНГЫН САГЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ

Хөрмәтле янгын сагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!

Куркыныч ут белән көрәш кыю һәм батыр кешеләр эше булып саналган. Экстремаль шартларда эш итеп, гомерләрен куркыныч астына куеп, сез фидакарьлек һәм югары һөнәрманлык күрсәтәсез. Осталык, кыюлык, иптәшләрчә ярдәм, куркыныч шартларда көйле эш итү сезгә һәм һөнәрегезгә тирән ихтирам уята.

Сезгә янгыннарны кисәтүдә һәм сүндерүдә, бәлагә тарыган кешеләрны, матди һәм табигый байлыкларны коткаруда мөһим бурычлар, зур җаваплылык йөкләтелгән.

Стәрлетамак районы халкы ышана ала – аларны югары квалификаияле белгечләр, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер чын һөнәрманнар саклый.

Уттан ышанычлы киртә тәэмин итү буенча көндәлек киеренке хезмәтегез өчен чын күңелдән сезгә рәхмәт әйтәбез. Сезнең югары һөнәрманлык, чыдамлык һәм һөнәрегезгә тугрылык куелган бурычларны хәл итүдә булышлык итәр, гадәттән тыш хәлләрдә ышанычлы сак булыр дип ышанам.

Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим!

Ә.ӘБДРӘФЫЙКОВ, район Хакимияте башлыгы.

***

Кадерле янгын сүндерүчеләр, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлау бик күңелле! Сез үз һөнәрегезне тапкансыз, ышаныч һәм намус белән кешеләрне уттан саклыйсыз. Сез-нең һөнәрегез даими куркыныч, киеренкелек, батырлык белән бәйле. Сезнең өлешкә мөмкин кадәр азрак шалтыратулар, чакырулар тисен, тормышыгызда шатлыклар күбрәк булсын иде. Бәхетле, батыр булыгыз! Ару-талуны белмәгез, беркайчан да өметегезне өзмәгез. Бәла-каза алдында баш имәгез! Бу җаваплы эшегездә уңышлар сезгә!

«Кырда бер сугышчы - сугышчы түгел» - бу гыйбарә безнең янгын сүндерүче тугандашлыгына бик туры килә. Һәм бүген, сезгә мөрәҗәгать итеп, ут белән көрәшкә керүегез, һәрчак уяу булганыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез! Һәрвакытта да сезнең рухыгыз, көч һәм ихтыярыгыз ныклы булсын.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, инде моңарчы сез ярдәм иткән һәм үз тормышыгызны куркыныч астына куеп, арытаба да ярдәм итәчәк барлык кешеләр исеменнән иң ихлас һәм изге котлауларымны кабул итегез. Сезнең йөрәкләрегез һәрвакыт уттан да яктырак балкысын, ә күңелегезне һәр көнне яраткан якын кешеләрегезнең ихлас елмаюлары җылытсын.

Стәрлетамак һәм Стәрлетамак районы янгын сагы ветераннары советы.

Читайте нас: