Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
30 апрель 2020, 17:00

КЕШЕЛӘР ИМИНЛЕГЕ ХАКЫНА

Безнең районда кешеләргә яшәве уңайлырак, күңеллерәк һәм рәхәтрәк булсын өчен көннән-көн анда тырышып эшләгән кешеләр байтак. Аларның иңендә муниципалитетның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү өчен зур җаваплылык ята. Сүз торак-коммуналь тармак эшчәннәре турында бара. Безнең районда энергетик системаларны булдыру һәм хезмәтләндерүгә кагылышы булган кешеләрнең берсе – “Торак-коммуналь хуҗалык идарә итүче компаниясе” җәмгыяте баш энергетигы Рәмил Әминев.

Безнең районда кешеләргә яшәве уңайлырак, күңеллерәк һәм рәхәтрәк булсын өчен көннән-көн анда тырышып эшләгән кешеләр байтак. Аларның иңендә муниципалитетның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү өчен зур җаваплылык ята. Сүз торак-коммуналь тармак эшчәннәре турында бара. Безнең районда энергетик системаларны булдыру һәм хезмәтләндерүгә кагылышы булган кешеләрнең берсе – “Торак-коммуналь хуҗалык идарә итүче компаниясе” җәмгыяте баш энергетигы Рәмил Әминев.

Аның җаваплылыгына җылылык, электр энергиясе, суны исәпләүнең гомум йорт челтәре, тоткарлыксыз ресурсларны бирүне тәэмин итү, аларны дөрес исәпләү һәм күрсәтелгән уңайлыкларның сыйфатына контроль карый. Рәмил һәм оешма белгечләре командасының төп максаты – кураторлык иткән объектларның барлык системсынның анык һәм көйле эшен тәэмин итү. Алар күп тә түгел, аз да түгел –күпфатирлы 78 йорт, шулай ук берничә яшәү пунктында саулык саклау, мәгариф һәм мәдәният объектлары.

-Йортларда коммуналь ресурсларны исәпләгәннән, коммуналь челтәрләрнең төзеклеген тәэмин иткәннән тыш, халык белән эшләү дә мөһим булып тора, - ди баш энергетик. – Безнең бурыч – һәр кешегә аерым караш булдырып, аның проблемаларының асылына төшенү, үзеңнең аңлатмаларыңны җиткерү, уртак тел табу. Без авыл халкының ышанычын акларга тырышабыз. Шуңа күрә үзебезгә йөкләтелгән бурычларны анык һәм югары җаваплылык белән башкарырга тырышабыз.

Эшендә ул энергияне янда калдыруга һәм энергиянең нәтиҗәлелеген арттыруга басым ясый. “Торак-коммуналь хуҗалык идарә итүче компаниясе” җәмгыяте җитәкчелегендә әйтүләренчә, яхшы нәтиҗәгә һәм тиз арада инновацион карарлар кабул итүгә омтылган Р.Н.Әминев куелган бурычларын уңышлы хәл итә.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагында эш бервакытта да гади генә булмаган. Бу зур көч һәм тырыш хезмәт, махсус белем, сабырлык таләп итә. Мәшәкатьле һәм ыгы-зыгы эшчәнлек сайлау өчен кыю булырга кирәк. Әмма Рәмил Әминев гомерен торак-коммуналь тармак белән бәйләгәнгә үкенми, еллар дәвамында бу тынгысыз эшкә күнегүен, үзенең башка урында эшләвен күз алдына китермәвен әйтте.

-Иң мөһиме – безнең эшчәнлек кешеләр иминлеге хакына, аның тормыш сыйфатларын яхшыртуга юнәлтелгән, - ди ул.

Кайчандыр Рәмил җирдә эшләрмен һәм әти-әнисе кебек үзен авыл хуҗалыгына багышлармын дип уйлаган булган. Алар үрнәгендә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, икътисад белгечлеге алган. Хезмәт эшчәнлеген дә туган ягында ­– Ишембай районының бер фермер хуҗалыгында башлаган. Әмма берничә елдан егетнең бәйсезлеккә омтылуы аны зур һәм перспективалы шәһәргә алып килә.

-“Торак-коммуналь хуҗалык идарә итүче компаниясе” җәмгыятенә юрист булып урнаштым. Күңелгә ошаган эш табылганчы вакытлыча дип уйлаган идем. Әмма өйрәнеп киттем ки, бераздан юридик бүлекне җитәкләдем, тагын бер югары белем алып, предприятиенең зур цехы – “Куганак”ка җитәкчелек итә башладым, - дип уртаклаша Рәмил.

Мәкалә героебыз үзен бәхетле кеше дип саный. Аның яхшы гаиләсе бар: ике улы һәм яраткан хатыны. Эшен ярата. Бу һәркемнең кулыннан килә, дип ышана Рәмил. Бары тик максат куярга һәм намуслы эшләргә генә кирәк.

А.САРЫ.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: