Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
30 апрель 2020, 12:50

ТӘГАЕНЛӘҮ

2020 елның 6 апрелендә Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссары вазыйфаларын башкаручы итеп подполковник КАНТИМЕРОВ Рөстәм Гадан улы тәгаенләнде.

2020 елның 6 апрелендә Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссары вазыйфаларын башкаручы итеп подполковник КАНТИМЕРОВ Рөстәм Гадан улы тәгаенләнде.

Ул 1969 елның 1 гыйнварында Фёдоровка районы Үрге Яуыш авылында туган. 1987 елда Сызраньда Югары Хәрби авиация очучылар училищесын, 2007 елда Мобилизация органнары белгечләрен әзерләү институтын тәмамлаган.1987-1988 елларда очучы-инструктор булып эшләгән, Сызрань Югары Хәрби авиация очучылар училищесында преподаватель булган. 1988-1997 елларда очучы-оператор, вертолёт командиры, өлкән очучы, БР Зианчура районы хәрби комиссары булып эшләргә өлгергән.1997-2006 елларда – Стәрлетамак районы хәрби комиссариатының Наумовка авылында 3 нче бүлеге (кадрлар бүлеге) начальнигы. 2006-2007 елларда Стәрлебаш районы хәрби комиссары, 2007-2008 елларда – Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссары урынбасары. 2008 елдан 2020 елның апреленә кадәр – Мәләвез шәһәре, Мәләвез һәм Федоровка районнары хәрби комиссары, хәрби званиесе – подполковник.

Осетин-Ингуш, Грузин-Абхаз кораллы бәхәсләре хәрби хәрәкәтләрендә, Чечня Республикасында конституция тәртибен булдыруда катнашкан. Дәүләт наградалары: барлык 3 дәрәҗә “Бик яхшы хезмәте өчен”, “Төньяк Кавказда хезмәте өчен” медальләре, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Өйләнгән, ике кыз үстерә.

Читайте нас: