Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
30 апрель 2020, 14:20

ТӨЗҮ - СӘНГАТЬ УЛ

Элек-электән төзүче һөнәре абруйлы булган. Төзелеш өлкәсендә мәшгуль кешеләрнең иҗади хезмәте белән социаль-икътисади объектлар, заманча матур йортлар белән торак кварталлар төзелә, димәк, өй туйлаган бәхетле гаиләләр арта.Һәр кеше үзенең өен булдыру, анда аңа һәм якыннарына иркен, уңайлы булуы турында хыялланадыр, мөгаен. Безнең районда үз торагын булдыру теләген хыялга ашыру өчен 15 елдан ашу ышанычлы һәм җаваплы төзүче репутациясен яулаган “ИнвестРайСтройЗаказчы” җәмгыяте махсуслаштырылган төзелеш компаниясе эшли.

Элек-электән төзүче һөнәре абруйлы булган. Төзелеш өлкәсендә мәшгуль кешеләрнең иҗади хезмәте белән социаль-икътисади объектлар, заманча матур йортлар белән торак кварталлар төзелә, димәк, өй туйлаган бәхетле гаиләләр арта.

Һәр кеше үзенең өен булдыру, анда аңа һәм якыннарына иркен, уңайлы булуы турында хыялланадыр, мөгаен. Безнең районда үз торагын булдыру теләген хыялга ашыру өчен 15 елдан ашу ышанычлы һәм җаваплы төзүче репутациясен яулаган “ИнвестРайСтройЗаказчы” җәмгыяте махсуслаштырылган төзелеш компаниясе эшли.

Күптән түгел без “ИРЗС” – СЗ җәмгыятендә булдык, шулай ук “Звездный” торак комплексы төзелешен дә күрдек. Компаниянең уңышлары һәм казанышлары, перспективага планнары турында безгә әлеге компания вәкилләре сөйләп ишеттерде.

Бу ел компания өчен “Лазурный” (Мариинский авылы) микрорайонын төзеп бетерү белән әһәмиятле – март ахырында Ылыслы урамы, 14 санлы йорт фатирлары хуҗаларына ачкычлар тапшырылган. Бу күпкатлы йортлар балконнарының зәңгәрлегенннән мондый романтик атама алган микрорайонны төзүдә соңгы йорт булган.

Әйтергә кирәк, 2000 нче еллар башында биредә, шәһәрнең көньяк-көнбатыш читендә басу җәйрәп ята иде. 15 елдан артыграк вакыт эчендә бу урында үсешкән инфраструктурасы белән торак массивы калкып чыкты. Шушы еллар эчендә компания 28 күпкатлы, шулай ук 61 коттедж төзеп, файдалануга тапшырды. Димәк, 6,5 меңнән ашу гаилә фатирлы булды дигән сүз. Торак йортлар янәшәсендә магазиннар, кафе һәм рестораннар, парикмахерскийлар һәм халыкны хезмәтләндерүнең башка социаль объектлары барлыкка килде, уңайлы парковкалар, балалар мәйданчыклары булдырылды. Бүген микрорайон чын мәгънәсендә яхшыларның берсе исәпләнә.

▲ А.И.Бережнев

Моның артында бик күп кешеләрнең – куелган бурычларны хәл итү максатын куйган белгечләр һәм эшчәннәрнең гаять зур иҗади хезмәте ята. 2003 елда компаниягә нигез салынганнан алып аның алыштыргысыз җитәкчесе булып Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе, төзелеш тармагында күп еллар эш тәҗрибәсе булган Бережнев Иван Владимирович тора. Бүген аның кул астында югары квалификацияле фикердәш төзүчеләрнең бердәм коллективы эшли. Үз эшләрендә компания белгечләре яңа технологияләр, үзенчәлекле конструктор карарлары һәм төзелеш тармагында перспективалы эшләнмәләр кулланырга тырыша, инновацион ысуллар белән тулыландырып, булган тәҗрибәне нәтиҗәле файдалана.

Төзелеш компаниясе вәкилләре әйтүенчә, хуҗаларга төзеп тапшырылган һәр йорт – аларның казанышы, барлык коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе, аңа проект төзүдән алып аны гамәлгә ашырганчы төзелештә катнашкан һәр кешенең күңел җылысы салынган. Шуңа да торак хуҗаларына ачкыч тапшырганда алар хезмәтләре өчен горурлык һәм шатлык кичерә.

Территорияләрне комплекслы үзләштерүдә зур тәҗрибәгә ия компания яңа торак массивын төзүгә кереште. Генераль директор урынбасары Алексей Иванович Бережнев сүзләренә караганда, бүгенге көндә Стәрлетамак районы территориясендә “Звездный” микрорайонын үстерү бара, анда төзекләндерелгән ихата территорияләре белән заманча уңайлыклары булган 20 дән артык күпкатлы йорт төзү планлаштырыла. Ә Стәрлетамак шәһәре Төзелеш урамында озакламый “Новаторлар” торак комплексында ике йорт тапшырылачак.

Яңа микрорайон – бу төзелеш компаниясе тарихында яңа бит. Хәзердән үк “Кечкенә Җидегән йолдыз” һәм “Олы Җидегән йолдыз” торак комплексларында объектлар төзү стадиясендә. Күпкатлы йортларны яңа планировка һәм дизайнер проектлары кулланып эшлиләр, булачак хуҗалар теләкләрен дә исәпкә алалар. Күп тә үтмәс өйләрдә кешеләр яши башлар, торак комплекслар ихаталары җанланыр, яңгыравыклы балалар тавышына күмелер. Әйткәндәй, биредән торак алырга теләүчеләр авыл ипотекасыннан файдалана ала.

Масхуслаштырылган төзелешнең уңышлы эшен республика һәм русия күләмендә конкурсларда призлы урыннар алу дәлилли. Компания берничә тапкыр иң яхшы төзелеш оешмасына Бөтенрусия конкурсы дипломы белән билгеләнгән, ә 2019 елда бу абруйлы конкурста беренче дәрәҗә дипломга лаек булган.

Төп эшчәнлегеннән тыш компания хәйрия ярдәме күрсәтүгә мөмкинлек таба. Мәсәлән, апрельдә COVID-19 диагнозлы затлар белән аралашкан пациентлар өчен Төрешле участок дәваханәсе нигезендә оештырылган изоляторга ярдәм күрсәткән. Изоляторга саклану битлекләре, антисептиклар һәм дезинфекцияләү чаралары тапшырылган. Билгеләнүенчә, башка кешеләр гомерен коткару өчен үзләренең сәламәтлеген хәвеф астына куйган кыю табиблар өчен бу аз гына булса да ярдәм.

Икенче ел рәттән компания Җиңү көненә багышланган аерым акция үткәрә. Җиңү яулаган яугирләргә ихтирам йөзеннән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына компаниянең Ылыслы һәм Артем урамнары кисешкән урындагы яктылык диодлы экранда сугышта катнашучыларның фотолары күрсәтеләчәк.

Төзелеш мәйданчыгында

Махсус жилетлар һәм каскалар киеп, без баш инженер А.Н. Чупрунов озатуында тулы көчкә эш барган “Кече Җидегән йолдыз” торак комплексына юнәлдек. Биредә өйләр тулысынча әзерләнеп тапшырыла. Гомум төзелеш эшләре барышын оештыру һәм үткәрү, башкарылган эшләрнең сыйфаты һәм срокларын участок начальнигы И.В.Васильев күзәтә.

▲ И.В.Васильев

Иван Викентьевич төзелеш тармагында 30 елдан ашу, Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлап, инженер-төзүче белгечлеген алганнан бирле эшли. Зур тәҗрибәгә ия төзүче әйтүенчә, хезмәт нәтиҗәләрен күрүе һәм уртак эшкә үзеңнең өлешең керүен белүе шундый рәхәт. Бераз вакыттан соң анда яшәүчеләр урамда очрап рәхмәт әйтсә аеруча күңелле. Яңа йорттан фатир алып, аның уңайлыкларына бәя бирергә өлгергән бәхетле кешеләрнең рәхмәте – төзүчеләр өчен иң яхшы бүләк.

Ташчы-стропальщик Грачев Алексей Сергевич белән дә аралаштык. Ул төзелештә 1999 елдан, Саратов өлкәсенең туган Энгельс шәһәрендә һөнәри-техник училище тәмамлап, эретеп ябыштыручы һөнәрен алганнан бирле эшли. Аннары ташчы һөнәрен үзләштерә. 2004 елда Стәрлетамак шәһәренә күченеп килгәч тә төзелеш тармагында эшләвен дәвам итә. Уку комбинатында тагын бер белгечлек – стропальщикка укый. Кыскасы, ул бар яклап та оста. “Эшемне яратам”, - ди ул елмаеп, һәм эш урынына ашыга.

▲ А.С.Грачёв

Төзүчеләрнең көйле эшенә карап, уңайлы яңа йортлар тиешле срокка төзелеп бетәренә һич шик калмады. Димәк, тагын йөзләрчә кешенең үз торагын булдыру хыялы тормышка ашачак.

...Чорлар үзгәрә, әмма төзүче һөнәре асылы гына үзгәрми, бүген дә ул иң таләп ителгән һөнәрләрнең берсе булып кала бирә. Алар хезмәте нәтиҗәсендә авыллар һәм шәһәрләр матурлана.Төзүчеләр еллар дәвамында тырыш хезмәтләре, һөнәрманлыклары һәм булачак йорт хуҗалары алдында җаваплы булулары белән абруй яулый һәм танылу таба. Һәр йорт ул – сафка кертелгән торакның квадрат метрлары гына түгел, ә уңайлы яңа йортларда бәхетләрен тапкан гаиләләр дә.

Г.ТИМЕРБАЕВА әзерләде.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.

Читайте нас: