Барлык яңалыклар
30 апрель 2020, 20:00

ТАНЫШУ СЕРЕ

Төн уртасы якынлашып килә. Тышта шундый рәхәт, җылы. Мин сквер буйлап барам. Каршыга гашыйк парлар очрый. Мин үземне кызганып куйдым: ялгызлыктан күңел сыкрап куйды: мондый көнне бәрәңге күтәреп йөрергә түгел, ә менә шулай яраткан парың белән култыклашып йөрергә иде ул. Пакет та авырайганнан-авырая барган сыман. Бервакыт бәрәңгеләр җиргә коела башлады. Чүгәләп, аларны акрын гына яңадан пакетка тутыра башладым, аннан икенчеләре коелды. Бераз атлауга алар яңадан җиргә коелды. Үземне цирктагы клоун кебек хис иттем. Менә тагын бер бәрәңге төшеп китте.

Хезмәттәшем белән әлләни аралашмый идек, шуңа да аның ахирәтенә кунакка чакыруы көтелмәгәнрәк булды. Әмма атна ахырында башка планнар булмаганлыктан, чакырудан баш тартмадым.

Ахирәте бик кунакчыл булып чыкты: җомга гадәте буенча башка ахирәтләре җыела башлады. Күңелле табын азагына якынлашып, барыбыз да кайтырга җыена башладык. Хуҗабикә шулчак: “Кемгә бәрәңге кирәк? Миңа туганнарым китергән, кая куярга да белеп булмый”, - диде. Миннән башкалар бар да рәхмәт әйтеп, аннан баш тартты. Өйдә бәрәңге бетеп килгәнлектән мин моңа шатланып риза булдым. Тулы бер пакет бәрәңге салдылар да без урамга чыктык. Барыбыз да бер яктарак яши булып чыкты. Танышларым әле берсе, әле икенчесе кайтып җитеп, өйләренә кереп китә барды.

Төн уртасы якынлашып килә. Тышта шундый рәхәт, җылы. Мин сквер буйлап барам. Каршыга гашыйк парлар очрый. Мин үземне кызганып куйдым: ялгызлыктан күңел сыкрап куйды: мондый көнне бәрәңге күтәреп йөрергә түгел, ә менә шулай яраткан парың белән култыклашып йөрергә иде ул. Пакет та авырайганнан-авырая барган сыман. Бервакыт бәрәңгеләр җиргә коела башлады. Чүгәләп, аларны акрын гына яңадан пакетка тутыра башладым, аннан икенчеләре коелды. Бераз атлауга алар яңадан җиргә коелды. Үземне цирктагы клоун кебек хис иттем. Менә тагын бер бәрәңге төшеп китте.

-Булышыргамы? - дигән ир-ат тавышы ишетелде.

-Әйе! - дидем мин шатлыктан һәм йөзенә дә карап тормый пакетны аңа суздым.

Бәрәңгене җыеп бетергәч, аңа күтәрелеп карарга булдым. Ул игътибар белән юлдан минем бәрәңге җыюымны күзәтә иде. Матур гына йөзле егет, маньякка да ошамаган ахры. Ул минем шикләнүемне тоеп:

-Пакетыгызны күтәрергә ярдәмләшимме? Бер якка барабыз бугай, диде.

Күрше кварталларда гына яшибез булып чыкты. Шунысы кызык, бервакытта да очрашмаганбыз. Якын яшәвебез безне якынайтып җибәргәндәй булды һәм без сөйләшә башладык. Төнге тынлыкны безнең көлгән тавышлар бозды. Шулай итеп, минем өй янына кайтып та җиткәнбез, әле кайчан гына кызып-кызып сөйләшеп бардык та, шул арада хушлашыр вакыт та җиткән. Бу мизгелне озаккарак сузар өчен башка бер уй да килми, ичмасам.

-Тагын азрак йөреп килик, төн матур бит...

-Эйе шул, - дидем мин аның сөйләп бетергәнен дә көтмичә. Ул кире уйлаганчы дип тизрәк: - Мин пакетны кертеп чыгыйм. Бәрәңге белән йөреп булмый бит инде, дидем.

Бу йөкне кертеп куюымны күз алдына китереп сөенеп куйдым, барлык кызыклы очракларны хәтергә төшердем - кыскасы, моңа “ялны ничек үткәрергә” циклыннан барлык белгәннәремне юнәлттем. Бер үк вакытта үземне шулкадәр сөенүемә тиргәп тә куйдым. Юкка гына булган икән. Аңа мин ошаганмын булып чыкты. Нәтиҗәдә – без өйләнештек.

Кызлар, егетләр белән танышасыгыз киләме? Бер пакет бәрәңге тутырыгыз да... (хикәянең башын карагыз).

П.ГОНЕЦ.

Фото:

Читайте нас в