Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
30 апрель 2020, 13:15

УТ БЕЛӘН КӨРӘШҮЧЕЛӘР

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча төп идарәсе янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш идарәсенең Стәрлетамак күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш районара бүлеге начальнигы МӨХӘМӘТҖАНОВ Рәсим Рәүф улы белән әңгәмәләштек.

30 апрельдә тормышта кирәкле һөнәрләрнең берсе – янгын сагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Нәкъ шул көнне 1649 елда “Наказ о градском благочинии” указы чыга. Бу янгын сүндергәндә катгый кагыйдәләр һәм гамәлләр тәртибен билгеләгән беренче рәсми документ. Ул булдырылу белән безнең илдә янгын сагына нигез салына.
Янгын сагы көнен бәйрәм итү РФның беренче президенты Борис Ельцин тарафыннан 1999 елда кертелә. Чорлар алмашынып тора, әмма янгын сүндерүче һөнәре алыштыргысыз булып кала.
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча төп идарәсе янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш идарәсенең Стәрлетамак күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш районара бүлеге начальнигы МӨХӘМӘТҖАНОВ Рәсим Рәүф улы белән әңгәмәләштек.
-Стәрлетамак районында янгыннарны кисәтү буенча нинди эшләр башкарыла?
- Бозуларны ачыклау өчен шәхси секторда даими рейдлар үткәрәбез. Язгы-җәйге чорда бу аеруча көнүзәк. Янгыннарны кисәтү буенча профилактик эшләр оештыруда автономияле янгын “хәбәрчеләрен” урнаштыру мөһим этап булды. 2016 елдан ул күп балалы гаиләләргә, 50 яшьтән өлкән ялгыз яшәгән кешеләргә куела. 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалары булган гаиләләргә дә шундый “хәбәрчеләр” кую дәвам итә. Моннан тыш, без янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында район Хакимияте сайтында, киңкүләм мәгълүмат чараларында даими бастырып, оешмалар җитәкчеләренә шул турыда хатлар җибәреп торабыз.
-Безнең районда янгын сүндерүчеләр эшендә нинди авырлыклар бар?
- Еракта урнашкан яшәү пунктлары: Первомайский, Олы Куганакка барганда авырлыклар килеп чыгуы ихтимал. Күпер ябылу сәбәпле, Алатана авылына янгынга бару проблемалы булуы мөмкин. Шуңа күрә барлык авыл биләмәләрендә ирекле янгын сүндерү дружинасы булырга, ул мотопомпа, су тутыру өчен сыешлык белән җиһазландырылган булырга тиеш. Федераль янгын сагы часте кирәк очракта ярдәмгә килә. Янгын сүндерүчеләр шәһәр эчендә - 10, муниципаль район территориясендә 20 минут эчендә янгын урынына барып җитәргә тиеш.
- Стәрлетамак районында янгыннар статистикасы нинди?
-Быел 25 янгын очрагы теркәлде. 2019 ел белән чагыштырганда янгыннарның кимүе күзәтелә. Бу барыннан да бигрәк, үзизоляция режимын үтәүгә бәйле. Кешеләр табигатькә сирәгрәк чыга, шуңа коры үлән яндыру очраклары сирәгрәк. Биредә көннең торышы, аның дымлы булуы, яңгырлар явуы да роль уйный.
Янгын сүндерүче һөнәре зур чыдамлык һәм һәрвакыт уяу булуны таләп итә. Теләсә кайсы вакытта борчулы сигнал килүе һәм, бер секундны да әрәм итми, анда барырга җыену һәм иң кыска юл белән янгын урынына бары җитү мөһим.
Үзенең һөнәри эшчәнлегендә булган очраклар турында 54 санлы янгын сагы янгын сүндерүчесе Шәмсетдинов Редик Равил улы уртаклашты. Янгын сүндерүче булып ул 2007 елдан эшли. Һөнәр сайлаганда шулай ук янгын сагында эшләгән әтисенең шәхси үрнәге зур роль уйнаган.
-Янгын сүндерүче нинди булырга тиеш?
- Физик яктан яхшы әзерлекле, чыдам, җаваплы. Хәрби хезмәт үткән булырга тиеш.
- Янгын сүндерүчеләрнең ниндидер йолалары, ышанулары бармы?
- Янгын сүндерергә барыр алдыннан машиналарда сигнал маякларын сөртү начар санала. Шуңа күрә сөртмәскә тырышабыз, әмма бары да янгын сүндерүченең һөнәрманлыгына бәйле.
Редик Равил улы үзенең беренче янгын сүндерү урынына барганын искә ала. Ул чакта Рязановкада кирпеч йорт янган була. Бәхеткә, корбаннар булмый.
- Иң куркыныч очрак кайчан булды?
- Бу янган бинаның эчендә нәрсә булуга бәйле. Мин эчендә газ баллоннары булган абзар янган Загородный авылында янгын сүндерүдә катнаштым. Бер баллон шартлады. Корбаннар, һәләк булучылар булмады, бәхеткә.
- Ялган чакыру очраклары да буламы?
- Ялган чакыру ул - кемнеңдер шаяруы дигән сүз генә түгел. Аз гына төтен күреп тә, янгын сагына шалтыратулар бар. Боларны ялган дип атап булмый. Нинди очракта да без янгын урынына барырга бурычлы, кешеләрнең иминлеген кайгыртырга һәм янгынны бетерү, кешеләр гомерен саклап калу өчен барлык чараларны күрергә тиеш.
Стәрлетамак районы янгын сагының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Уңышлар, чыдамлык, хәвефле һәм җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар телибез. Янгыннар турында хәбәрләр азрак булсын! Ә бу, беренче чиратта, безгә бәйле.

Н.СТУКАЛОВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.

Читайте нас: