Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
1 Май 2020, 11:00

1 МАЙ – ЯЗ ҺӘМ ХЕЗМӘТ БӘЙРӘМЕ

Беренче Май бәйрәме элеккечә халыкның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булып кала. Барыбыз өчен дә бу көн язның килүен, табигатьнең һәм аның белән бергә яхшыга өмет уянуын гәүдәләндерә. Яз һәм Хезмәт бәйрәме төрле һөнәр ияләрен, буыннарны һәм гражданнарның рухи һәм физик сәламәтлеген кайгырткан, лаеклы, мул, бәхетле тормышка өмет иткән фикердәшләрне берләштерә.

Хөрмәтле Стәрлетамак районы халкы!

Сезне 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Беренче Май бәйрәме элеккечә халыкның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булып кала. Барыбыз өчен дә бу көн язның килүен, табигатьнең һәм аның белән бергә яхшыга өмет уянуын гәүдәләндерә. Яз һәм Хезмәт бәйрәме төрле һөнәр ияләрен, буыннарны һәм гражданнарның рухи һәм физик сәламәтлеген кайгырткан, лаеклы, мул, бәхетле тормышка өмет иткән фикердәшләрне берләштерә.

Стәрлетамак районы – эшсөяр һәм талантлы кешеләр җире. Бу бәйрәм көнендә бигрәк тә – районыбыз үсешенә бүгенге көндә саллы өлеш керткән һәм шуның белән аның киләчәгенә нигез салган хезмәт ветераннарына рәхмәт белдерәсе килә.

Сезгә чын күңелдән бәйрәм кәефе телим. Тормышыгызда матур һәм якты көннәр күбрәк булсын. Балаларыгыз һәм якыннарыгыз шатландырып торсын, эшләрегез уң булсын һәм яхшы җимеш бирсен. Сәламәт булыгыз, бәхет һәм иминлек сезгә!

М.МУСАКАЕВ, БР Стәрлетамак районы муниципаль район Советы рәисе.

* * *

Стәрлетамак районы һәрвакыт чын хезмәтчеләр иле булды. Быелгы авырлыкларга карамастан, районда язгы-кыр эшләренә актив тотындылар, хуҗалыклар орлыклар, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, орлыкларны эшкәртү препаратлары белән тәэмин ителгән. Район хуҗалыклары механизаторлары чәчү эшләрен сыйфатлы һәм оптималь срокларда үткәрергә ниятли. Ышанычлы уңышка нигез салып, аны үстерү һәм халкыбызны икмәк, ит һәм сөт белән тәэмин итү өчен без барын да эшлибез.

Алда зур һәм авыр эш көтә, әмма мин, безнең игенчеләребезнең тырышлыгы һәм осталыгы аркасында куелган максатларга ирешербез һәм Стәрлетамак районы үзенең данлы исемен раслар дип ышанам.

Бу язгы бәйрәм киләчәккә ышаныч өстәсен һәм күңелебезне күтәрсен, барлык планнарыбыз һәм хыялларыбыз гамәлгә ашсын, данлы сугыш һәм хезмәт ветераннарыбыз хәстәрлеккә, мәхәббәткә, игътибарга күмелсен.

Кадерле район халкы! Сезгә ныклы исәнлек, гаилә иминлеге, эшегездә һәм Русия, туган республика һәм Стәрлетамак районы иминлеге өчен күрсәткән бар хезмәтегездә уңышлар телим!

Ә.ӘБДРӘФЫЙКОВ, район Хакимият башлыгы.

* * *

“Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсе исеменнән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән ихлас котлыйм! Бу көн барыбызның да тыныч тормышка, иминлеккә һәм бәхеткә омтылуын гәүдәләндерә. Тыныч һәм тырыш хезмәт кенә тотрыклы һәм имин тормышны, зур планнарны һәм изге ниятләребезне гамәлгә ашыруны тәэмин итә ала. Тормыш сезнең алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачсын. Аларны тулысынча куллана алуыгызны телибез, туган җирдә яшәргә һәм иң яхшы шартларда эшләргә язсын, ә тормышыгыз көннән-көн җайлансын һәм бәхетлерәк булсын. Сау-сәламәт булыгыз, яз кәефе һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар сезгә!

Л.ШӘЯХМӘТОВА, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре.

* * *

Район коммунистлары сезне Беренче май – Халыкара эшчәннәр теләктәшлеге көне белән ихлас һәм кайнар котлый!

Барлык кешеләрнең теләктәшлеген һәм дуслыгын гәүдәләндергән көндә сезгә язгы җылылык, энтузиазм һәм ныклы сәламәтлек телибез. Бу көннәр якыннарыгыз һәм туганнарыгыз арасында яхшы, күтәренке кәефтә үтсен!

Тынычлык! Хезмәт! Май!

Т.ХАҖИЕВ, РФ Коммунистлар партиясе Стәрлетамак район комитетының беренче секретаре.

Читайте нас: