Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
1 Май 2020, 13:00

Батырлар дәвере

Коронавирус эпидемиясе вакытында волонтерлар һәм бизнес ничек ярдәм итә?

«Дуслар бәладә сынала», дигән мәкаль хак. Бөтен дөньяга ябырылган каза булган катлаулы хәл безнең барыбызның да бер зур гаилә икәнне һәм бер-беребезне бәладә калдырмаячагыбызны күрсәтте. Чыннан да хәл катлаулангач, кешеләр мохтаҗларга ярдәм итү өчен берләшә алды. Республиканың барлык почмакларыннан меңләгән кеше волонтер булып язылды һәм көн саен пенсионерларга, шул исәптән ялгызларга, күп балалы гаиләләргә һәм мохтаҗларга азык-төлек һәм товарлар тарата.

Сезгә ярдәм кирәк булса, нишләргә?

Бернинди гаризалар язарга да һәм беркайда теркәлергә дә кирәкми. Әгәр сез 65 яшьтән өлкәнрәк булсагыз яисә ниндидер сәбәпләр аркасында үзегез урамга чыга алмыйсыз икән, «кайнар линия»ләрнең берсенә шалтыратыгыз һәм заявка калдырыгыз. Менә аларның номерлары:

8-800-200-34-11 (шалтырату түләүсез) — Гомумрусия халык фронты,

8-800-201-89-03 (шалтырату түләүсез) — «Бердәм Русия» колл-үзәге,

7(347)268-28-88 — БДМУ волонтер-медикларының колл-үзәге.

Сездән азык-төлек исемлеген, килү вакытын ачыклаячаклар һәм заявкага аерым номер бирәчәкләр. Волонтерлар аны сезнең янга килгәч атаячак: бу фатирга чын ярдәмчеләр урынына мошенниклар килмәсен өчен кирәк.

Сездән китергән өчен акча алмаячаклар, азык-төлек өчен генә түләргә кирәк булачак — катгый чек буенча. Ышаныгыз, алар сыйфатлы һәм кыйммәт булмаган товарлар сатып алачак. Сатып алынган барлык әйберләрне фатир бусагасына кадәр китерәләр, эчкә үтмиләр. Бу, беренче чиратта, өлкән яшьтәге кешене хәвеф астына куймас өчен эшләнә.

Курыкмагыз, волонтер сезне фотога да төшерәчәк. Бу дан һәм шөһрәт өчен түгел, алар башкарган эшләре турында шулай хисап тоталар.

Аеруча мохтаҗ пенсионерларга һәм аз керемле гаиләләргә меценатлар һәм хәйриячеләр җыйган азык-төлек җыелмалары китерелә.

Монда волонтерлар халыкны социаль яклау хезмәте исемлекләре буенча эшли.

Әгәр волонтер булырга теләсәгез

Югарыда күрсәтелгән телефоннар буенча мөрәҗәгать итегез һәм заявка калдырыгыз. Эшче куллар һәрвакыт кирәк. Шуны да аңлату мөһим, бу иҗтимагый эш, ягъни моның өчен беркем дә акча түләмәячәк! Үзегез өчен уңайлырак вакытта ярдәм итегез.

Волонтерлар бары тик битлекләрдә һәм перчаткаларда гына эшли, антисептик чаралар куллана, хәвефсез дистанция саклый.

Тагын ничек ярдәм итәргә мөмкин?

Предприятие һәм ведомстволар җитәкчеләре хезмәт хакының бер өлешен ярдәм фондына күчерә. Бу җәһәттән республика Башлыгы Радий Хәбиров үрнәк күрсәтте. Ул шәхси чыгымнарын сизелерлек кыскартуын һәм айлык хезмәт хакын халыкка ярдәм фондына күчерәчәген белдерде. Төбәк Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, беренче вице-премьер Андрей Назаров, Дәүләт җыелышы-Корылтай спикеры Константин Толкачев та шулай эшләгәннәр. Алар үрнәгендә хәлләреннән килгәнчә башка җитәкчеләр дә акча күчерәчәк.

Республикада укучыларга ярдәм йөзеннән «Өйдә укырга ярдәм ит» акциясен игълан иттеләр. Башкортстанда җиде меңгә якын баланың компьютеры да, смартфоны да, планшеты та юк — юк, уйнар өчен түгел, мәктәптә укыр өчен. Чөнки әлеге чорда укыту дистанцион рәвештә генә алып барыла.

Әгәр сезнең өйдә кирәксез, әмма эшли торган техника булса, аны Уфа шәһәре, Достоевский урамы, 73 (тел. 8(347)276-12-90) һәм Коммунистик урамы, 39 (тел. 8(347)298-04-62) адреслары буенча, ә башка шәһәр һәм районнарда — «Бердәм Русия»нең урындагы бүлекчәләрендәге «Безнең хәстәрлек» волонтерлар үзәкләренә алып килә аласыз.

Күп кенә азык-төлек челтәрләре продуктлар җыелмаларын туплау буенча акцияләр игълан итте. Кирәкле дип санаган әйберләрне сатып ала аласыз, аларның барысын да мохтаҗларга тапшырачаклар.

Ярдәмгә үзе дә бик катлаулы чор кичерүче бизнес та актив кушылды. «Арт-Моторс» компаниясе һәм «Приоритет» автомәктәбе волонтерларны адреслар буенча илтә, «Живое село» авыл хуҗалыгы предприятиесе сөт продукциясен тарата, ә «Dasko Group» һәм «Пышка» компанияләре волонтерларның үзләрен ашату өчен азык-төлек китерәләр.

Йөзләгән компания үз производствосын яңа ихтыяҗлар өчен үзгәртә. Мәсәлән, Уфа эшкуарлары Анастасия Гыйниатуллина һәм Алина Токарева волонтерларга күп тапкыр куллана торган битлекләр тапшырдылар.

— Без туй бизнесы белән шөгыльләнәбез, ләкин пандемия чорында эш тукталды. Безнең хезмәтләргә — чаралар оештыруга һәм туй аксессуарларына — ихтыяҗ кимеде. Уйга калдык: әлеге чорда кешеләргә ярдәм итү өчен нәрсә эшли алабыз соң? Әйе, безнең өчен дә авыр вакыт, ләкин бит кемгәдер тагын да авыррак. Шуңа күрә, күпме булдыра алабыз, шулкадәр тегәчәкбез! — ди Анастасия Гыйниатуллина.

«Молодежки ОНФ» егетләре һәм кызлары исә авыруларның гомерен коткаруда үз-үзләрен кызганмый эшләүче табибларга ярдәм итү акциясен башлап җибәрде. Һәр иртәдә алар медикларны эшкә илтә, ә кичен өйләренә кайтара.

Пасха алдыннан эшкуарлар тәмле азык-төлек җыелмалары җыйды — «Пышка»дан куличлар, Бәләбәй сөт комбинатыннан сырлар. «Dasko» – рацияләр һәм саклану чаралары, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы әлеге зәхмәткә каршы костюмнар һәм башка бүләкләр бирде. Ә үтә җиңел авиация федерациясе боларның барысын да Сибайга алып килде, юл уңаенда дәваханә тәрәзәләре алдында авиашоу күрсәттеләр.

Республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары да читтә калмады. Тимур Хәкимов шәхси акчаларыннан вирустан саклау костюмнары, битлекләр, антисептиклар сатып алуга бер миллион сум акча бүлде һәм тагын 800 мең сумга Республика балалар клиник дәваханәсе өчен мебель, аз керемле гаиләләргә балаларны дистанцион рәвештә укыту өчен биш планшет, балалар йорты өчен вирустан саклаучы 50 комбинезон сатып алды. Ринат Райманов үз акчасына өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерү буенча волонтерлык хәрәкәтен оештырды, тагы да Стәрлетамакның 2нче шәһәр дәваханәсенең инфекция госпиталенең ике катын ремонтлады. Вадим Соколов республиканың мохтаҗ кешеләренә ярдәм итү өчен тәгаенләнгән «Азык-төлек фонды»на бер миллион сум акча күчерде, Бакалы, Шаран, Чакмагыш районнары дәваханәләренә ярдәм итә.

Әгәр дә мохтаҗларга ничек тә булса ярдәм итү теләгегез һәм мөмкинлегегез бар икән – моны эшләгез! Аз гына ярдәм дә артык булмаячак!

«Кайнар элемтә» телефоннары:

8-800-200-34-11(шалтырату түләүсез) — Гомумрусия халык фронты

8-800-201-89-03 (шалтырату түләүсез)— «Бердәм Русия» колл-үзәге

7(347)268-28-88 — БДМУ волонтер-медикларының колл-үзәге

Ярдәм кирәк булса

Әгәр волонтер булырга теләсәгез

Фото: omskgazzeta.ru

Читайте нас: